Ял көннәрендә Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил булачак.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә, 20-21 ноябрьдә, Татарстанда актив көнбатыш циклонның килүе аркасында һава шартларының сизелерлек бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Шуның нәтиҗәсендә республика территориясендә кар һәм юеш кар явачак, урыны белән аның көчәюе көтелә. Шул ук вакытта, нигездә төнлә көчле җил чыгуы ихтимал. Буран вакытында күз күреме 500-1000 метрга кадәр начарланачак.
Көньяктан һәм көньяк-көнбатыштан искә җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәр дип көтелә. Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре хасил булачак, дип искәртә синоптиклар.
Шимбәдә Татарстанда көн болытлы булачак. Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы 0..-5, көндез -3..+1 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологларның якынча мәгълүматлары буенча, якшәмбе көнне төбәктә болытлы һәм карлы һава торышы сакланачак, урыны белән буран чыгуы көтелә. Җилнең тизлеге акрынлап көнбатышка таба үзгәрәчәк. Температура фоны якынча шулай ук калачак.
«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы буран һәм бозлавык вакытында үзеңне ничек тотарга кирәклеге хакында искәрткән иде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев