Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ял итүчеләргә транспорт вакыйгаларын профилактикалау турында

«Нежность» КЦСОНда ял итүчеләр белән очрашуда юлларда куркынычсызлык турында сөйләштеләр.

Нурлат районы буенча БДД ГБУ ТУның профилактика бүлеге җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова, муниципаль хезмәткәр Татьяна Мартынова, Татарстанда һәм районда юл-транспорт фаҗигалары статистикасын мисал итеп китереп, район юлларында килеп чыккан юл-транспорт вакыйгаларының төп сәбәпләре турында сөйләделәр. Шулай ук тәүлекнең караңгы өлешендә киемдә яктылыкны кире кайтара торган элементлар куллану турында да искә төшерделәр.

Яктылыкны кире кайтара торган элементларның яктыртылмаган юлларда җәяүлеләрнең күз күремен арттыруын һәм юл вакыйгалары килеп чыгуны билгеле дәрәҗәдә киметүен аңлаттылар. Очрашу соңында барлык катнашучыларга да бүләкләр һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар тараттылар. ТР суд приставлары белән тыгыз элемтәдә эшли. 

Хокук бозучыларның бердәм мәгълүматлар базасы штраф түләмәүчеләрне вакытында ачыклау һәм җаваплылыкка тарту мөмкинлеге бирә. Штраф түләүдән качкан машина йөртүче Россия Федерациясеннән читкә чыгу хокукын чикләүгә дучар ителергә мөмкин. Транспорт чарасына арест салу кебек алым да бурычны түләттерүдә актив кулланыла. Күңелсезлекләргә тармас өчен, ТР буенча ЭЭМ дәүләт автоинспекциясе административ штрафларны вакытында түләргә киңәш итә.

– Штраф турында истән чыгармас һәм алга таба канун белән проблемалар килеп чыкмасын өчен, карарларның электрон юлламасына язылырга кирәк, – дип киңәш бирәләр дәүләт автоинспекторлары. – Штрафларны вакытында түләгез. Транспорт чарасына идарә иткәндә, юлда аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен, түләнгән квитанцияләрне үзегез белән йөртегез.

Административ штрафны билгеләнгән срокта түләмәгән өчен икеләтә күләмдә, әмма бер мең сумнан да ким булмаган күләмдә административ штраф салу, яки унбиш тәүлеккә кадәр кулга алу, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләргә җәлеп итү каралган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев