Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якты киләчәккә аңа туган төбәге фатиха биргән

93 яшьлек Әнвәр Кәбиров Бөек Ватан сугышында катнашмаган, әмма ул вакытларның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган.

Авылдашлары – яңаибрайлылар фронтта дошманга каршы сугышканда, унбиш яшьлек Әнвәр колхоз кырында тир түгә.

 –  Соңрак туганмын шул, сугышырга өлгермәдем,  – дип сөйли ветеран.  – Хәер, барлык иптәшләрем кебек, мин дә фронтка барырга ыргылдым. Хәзер исә, еллар үткәч, без, үсмерләрнең,  Жиңүне иртә таңнан кичке караңгыга кадәр  тылда бил бөгеп якынайтуыбызны яхшы аңладым. 

Тракторчы Ибраһим Сабиров булышлыгы  белән ул  „Фордзон“ны үзләштерә, һәм, ул фронтка киткәч, үзе мөстәкыйль эшли башлый. Мондый тракторны тапшыру каешы белән кабызырга туры килә, хәзер аның нәрсә икәнен сугыштан соңгы буын да белми. 

Ә  сугыш дәвамында Т-40 танкында хезмәт иткән ИбраҺим Ядгәр улы Сабиров фронттан исән-имин кайта. Әнвәрнең әтисе Галимҗан Кәбиров сугыштан  култык таякларында кайтса да, улын укытыр өчен акча эшләп таба ала. 1945  елның көзендә Әнвәр Казан авиация заводы каршындагы ФЗОга укырга керә. Агач эшкәртү цехында кул эшенә өйрәнә – үзенә кәсеп ала. 

Курслар тәмамланганнан соң, иң яхшы укучылар арасында булган егетне  Мәскәүгә СССР Министрлар Советының җиһаз җитештерү фабрикасына җибәрәләр. Менә шул рәвешле туган төбәге аның якты киләчәгенә үз фатихасын бирә.  Гади авыл малаена  Мәскәү Кремлендә кыйммәтле җиһазны реставрацияләүне ышандырып тапшыралар. Аның тормыш юлы  – гади һөнәрне зур үрләргә күтәрү үрнәге булып тора.  Алты елдан соң Әнвәр үзенең шәхси келәймәсе белән  бишенче разрядлы һөнәрчегә әверелә.

Композитор Арно Бабаджанян, язучы  Юрий Нагибин, шагыйрь  Роберт Рождественский, космонавт Владимир Комаров кебек күренекле шәхесләр  үзләренең шәхси антиквар җиһазларын остага реставрацияләүгә заказлар бирәләр.  Күренекле халыкара журналист Владимир Симонов аңа “ Иң намуслы һәм үзенең алтын куллары  белән гүзәллек тудыручы бөек агач остасы Әнвәр Кәбировка” дигән кулъязмасы белән үзенең  “Америка. Разговор по душам“ исемле китабын бүләк итә. Дирижер Мстислав Растропович,  океан артында яшәвенә карамастан, аның белән аралашып тора. Аның “Әнвәр дустым” дигән сүзләр язылган хатларын ветеран бүген дә кадерләп саклый. Бу үзе бер аерым тарих. 

Растроповичның антиквар җиһазларын яңарту өстендә эшләгәндә ул радио аша Илһам Шакировның Мәскәүдә гастрольдә булуын, концертның ике сәгатьтән башлануын ишетеп ала. Растропович остага ярдәм итәргә ашыга. Юл уңаенда Әнвәрнең тормыш иптәше Әминәне дә алып, дирижер Кәбировларны театрга үзе китерә. Билетлар сатылып беткән була инде, шулай да ул ике билет юнәтә. Үзе театр сәхнәсе артында кала.

Концерт тәмамлангач, халык җырларын башкарган Илһам Шакиров иҗатыннан әсирләнгән Растропович, аның гримеркасына кереп: «Ну, брат, ты убил меня своим «Кара урманом».... дигән сүзләрне әйтә. Татар эстрадасы йолдызын ул ирле-хатынлы  Кәбировлар белән бергә үзенә чакыра.

Күренекле дирижер  тиздән җырчыга тормышында беренче тапкыр  чит илгә – Финляндиягә концерт белән чыгарга ярдәм итә.  Ун ел элек тормыш иптәшен җирләгәч, Әнвәр Галимҗан улы  туган авылына кайткан.  

 – Монда һава да, су да күпкә чистарак, җир дә күпкә җылырак, – дип аңлата ул туганнарына үзенең туган ягына әйләнеп кайту сәбәбен.  –  Яраткан хәләл җефетемнән башка Мәскәүдә минем өчен нинди тормыш булсын инде? Хатыны Әминәнең мәете биредә, авыл зиратында җирләнгән.

 – Әнвәр абый авылда да күңеленә хуш килгән  шөгыль тапты,  – дип сөйли педагогика ветераны, авылның ветераннар советы рәисе  Шәүкәт Кәбиров, –  бүген ул туган төбәгенең, нәселенең тарихын, күренекле татар философларының һәм заман тарихчыларының хезмәтләрен зур кызыксыну белән өйрәнә.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев