Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Якташыбыз иҗаты

Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үскән, хәзергесе көндә республикабызның Яшел Үзән шәһәрендә гомер итүче якташыбыз - полковник Мотыйгулла Нәсыйбулла Шәйдулла улының Бөек Җиңүнең 75 еллыгына атап язган шигырен сезгә тәкъдим итәбез.

Авыр дәһшәтле еллар
Бабам минем Мотыйгулла,
Әбием Камәрия.
Ничек алар түзгәннәр
Шул заманда яшәргә.
“Кулак” диеп атаганнар,
Ике аты булганга.
Малларын талап бетергәч,
Озатканнар сөргенгә.
Дошман кергәч илебезгә
Кирәк “кулак” уллары,
Дүрт батырын алып китә
Ачы сугыш еллары.
Олысы аның Шәйдулла,
Туптан ата дошманга.
Күп мәртәбә яраланып,
Батырларча сугыша.
Икенчесе гармунчы Әхмәдулла
Мәйдан батыры була,
Ачы сугыш елларында
Билгесез ятып кала.
Өченчесе Хәлиулла
Полк күзәтчесе була.
Дошманны әсир алганда
Авыр яралар ала.
Дүртенче улы Нәсыйбулла.
Офицер булып китә,
Әсирлектә, дошман кулында
Җәзалап үтерелә.
Шушы хәлләрне ишетеп,
Бабай аңын югалта.
Ә, әбием, елый-елый
Күзләрен сукырайта
Мин тугач, әбием әтигә,
Бу офицер булсын, ди.
Кече улымның исемен
Оныгыма бирик, ди.
Әбиемнең сүзләре дөрес,
Уйлары изге булды.
Аның өметләрен аклап,
Оныгы полковник булды.
Сугыш авырлыклары жәлләми,
Һәр гаиләне таркады.
Күпме ятим балалар,
Тыл хатыннар калдырды.
Кабатланмасын сугышлар,
Еламасын әти-әниләр.
Һәр көн саен балалары
Бәхет-шатлык алып килсеннәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев