Якташ-академик истәлегенә турнир
Кече Сөнчәле авыл клубында С.А. Абруковның тууына 100 ел тулуга багышланган шахмат буенча ачык Раштуа турниры узды.
Ярышларга бик күп катнашучылар җыелды, алар арасында башка районнардан һәм төбәкләрдән дә кунаклар бар иде. Турнир нәтиҗәләре түбәндәгечә: 1 урында - Сергей Инюшкин (Самара шәһәре), 2 урында - Иван Прокопьев (Нурлат шәһәре), 3 урында - Фаил Гафиятуллин (Аксубай).
Җиңүчеләр һәм призерлар медальләр, грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
Фото: Кече Сөнчәле авыл клубы архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев