Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яхшы нәтиҗәләргә омтылырга

Районның терлекчелек объектларында терлекләрне кышын араннарда асрау мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмәләр башланды.

Семинар-киңәшмә эшендә район җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе зооветбелгечләре катнаша. Катнашучылар игътибары төп моментларга юнәлтелгән: сөтчелек көтүенең продуктлылыгын, терлекчелек продукциясе сыйфатын күтәрүгә, бозаулар сакланышын тәэмин итүгә, сыерларны ясалма орлыкландыру буенча эшне яхшыртуга. 

Беренче семинар “Восходящая заря“ АФ “Аксубай“ филиалының “Смена“ бүлеге товарлыклы-сөтчелек фермасында үтте. Бу вакытка фермада кичке савым башланды. Монда 400 баштан артык сөтлебикә бар.

Семинарда катнашучылар корпусларны карап үттеләр, терлекчелек объектындагы эшләр белән таныштылар. Коллектив тотрыклы, күпчелек терлекчеләрнең фермада эшләү тәҗрибәсе дистә еллар белән исәпләнелә. Савымчылар, терлекчеләр үз эшләрен яхшы беләләр.

Яшь терлекләрне асрау өчен биредә оптималь шартлар тудырылган: биналарда коры, алар җилләтелә, маллар сыйфатлы азык  белән туклана, дип билгеләп үттеләр белгечләр. Бозаулату процессы да  җайга салынган – бозаулау вакыты җиткәндә сыерларны тудыру бүлегенә күчерәләр. Яшь бозаулар махсус боксларда дөньяга киләләр.

Нәтиҗәдә –  бозаулар сакланышы күрсәткече дә яхшы дәрәҗәдә. Бу көннәрдә тулаем савым 3700 килограммнан артык тәшкил итә. Бу күрсәткеч узган елның шул чоры белән чагыштырганда бер тоннадан артык (узган ел чорына карата 140 процент) тәшкил итә.

Савым көтүе продуктлылыгын күтәрү – дөрес тукландыру (протеинлы азык куллану) һәм тәрбия. Сыерлар авыруларын профилактикалауга бәйле кайбер мәсьәләләрне хәл итәргә, сөтлебикәләрне ясалма орлыкландыруны практикада киң кулланып көтүлек продуктлылыгын арттырырга кирәк, дигән  күрсәтмә чыгардылар ветеринарлар. 

– Ферма коллективы эшенә уңай бәя бирергә була, – дип билгеләп үтте, район башлыгы Камил Гилманов, семинарга йомгак ясап. – Кыска вакыт эчендә терлекчеләр фермада уртак мохитне яхшырттылар, төп күрсәткечләрне күтәрделәр. Кешеләрнең эшкә мөнәсәбәте җаваплы булган җирдә – нәтиҗә дә яхшы. Коллективның эшлекле кыяфәте күзгә күренеп тора. Алга таба да көчне продуктлылыкны арттыруга юнәлтергә кирәк, чөнки табыш суммасы, хезмәткәрләрнең эш хакы шуңа бәйле.

– Товарлыклы-сөтчелек фермасында системалы эш җайга салына, – дип аңлатма бирде “Восходящая заря“ агрофирмасының “Аксубай“ филиалы җитәкчесе Әсхат Габдуллин. – Эшчеләр үз бурычларына аңлап якын киләләр. Хәзерге вакытта безнең эштә  сөтчелек көтүен яңарту өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Һәм якын араларда бу ферманы таналар белән тулыландырырга ниятлибез. Фермада сөтне арттыруга бәйле резерв та бар – сөтлебикәләрнең күпләп бозаулавы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев