Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Яңа уку елына аяк басканда

Бүген Аксубайда мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үтте.

Район белем бирү оешмаларының яңа уку елына әзерлеге, белем бирү системасындагы инновацияләр турында безнең хәбәрчегә  Аксубай муниципаль районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Станислав Зайцев сөйләде.

– Станислав Юрьевич, белем бирү учреждениеләренең әзерлегенә Сез нинди бәя бирәсез?

– Хәзер мәктәпләрдә педагоглар коллективлары өчен иң кызу чор. Шуны билгеләп үтәсем килә, 44 оешманың 42 се тикшерү үтте, бу 29 мәктәп, 11 балалар бакчасы, мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумы. Алар Роспотребнадзор һәм Госпожнадзор органнарыннан яңа уку елын башлауга рөхсәт алдылар.

Ашханә блокларындагы һәм медицина кабинетларындагы технологик җиһазларның төзеклеге, кабинетларның җиһазланышы, җылыту сезонына әзерлек, түбәләрнең төзекләндерелүе тикшерелде. Бүгенге көндә Емелькино авылы мәктәбендә һәм район үзәгендәге “Салават күпере” балалар бакчасында планлаштырылган капиталь ремонт төгәлләнеп килә, шуңа бәйле әлеге белем бирү учреждениеләрен кабул итү 26 августка билгеләнгән.

Тикшерү барышында бинаның эчке иминлеге генә түгел, әйләнә-тирә территория дә игътибардан читтә калмый. Балалар юл-транспорт иминлеге проблемасына аерым игътибар бирелә, уку елы башлангач куркынычлылык икеләтә арта. Шуңа күрә уку елының беренче көннәреннән үк районда «Беренче сыйныф укучысына мәктәпкә имин барырга булыш!» акция-бәйге старт ала, шулай ук «Мәктәпкә җыенырга булыш» хәйрия акциясе кысаларында аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 98 портфель тапшырылачак.

– Мәктәпләр кирәкле уку әсбаплары һәм китаплар белән тәэмин ителгәнме?

– Шуны әйтә алам, хәзерге этапта район мәктәпләрендә уку әсбаплары белән тәэмин ителеш 100 процент тәшкил итә. Ләкин шуны истә тотарга кирәк, биремнәрне актив тутыру, аларны әсбап битләрендә үтәү өчен билгеләнгән шәхси эш дәфтәрләре һәр баланың үзенеке булырга тиеш.

– Мәктәп транспорты һәм тукландыру мәсьәләсендә үзгәрешләр бармы?

– Үзгәрешләр юк, якынтирә авыллардан район мәктәпләрендә белем алучы 463 укучы, узган уку елындагы кебек, мәктәп транспортларында йөриячәк. 17 автобус һәр көнне иртән һәм кичен 27 маршрутны гамәлгә ашырачак. Мәгариф бүлеге гомуми белем бирү оешмаларында туклану сыйфатын даими күзәтә. 2018-2019 уку елында укучыларның 98 проценты кайнар аш белән тукланды. Бүгенге көндә ташламалы тукландыру белән тәэмин итү мәсьәләсе игътибар үзәгендә тора. Быел мәктәпләрнең бакча хуҗалыкларыннан, ә бу 9 гектарга якын, 492 235 сумлык 29 тонна яшелчә җыеп алынды.

– Ә балалар бакчаларына чират белән бәйле нинди хәл күзәтелә?

– Безнең районда балалар бакчаларында урын җитмәү проблемасы юк. Бүгенге көндә 12 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һәм мәктәп-балалар бакчасы учреждениеләре составында 19 төркем эшли, аларга 995 бала йөри. «Кояшкай» балалар бакчасында 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге сабыйлар өчен 40 буш урын бар.

– Сәләтле, максатчан балалар белән нинди эш алып барыла?

– Актив балалар һәрвакыт хуплана. Бездә үзләренең сәләтләрен мәктәп һәм мәктәптән тыш эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә күрсәткән талантлы балалар күп. Бала өчен конкурсларда һәм ярышларда катнашу – иң беренче чиратта үзеңне күрсәтү, үз көчеңә ышану мөмкинлеге. Баланың ихтыяҗы еш кына төп белем бирү учреждениесе кысаларына гына сыймый. Узган уку елында мәктәптән тыш эшләр үзәге, биш яшьлектән алып балигъ булганчыга кадәрге яшьтәге 2385 баланы үз эченә алган 145 өстәмә белем бирү программасын гамәлгә ашырды. Шулай ук 52 массакүләм-спорт чарасы үткәрелгән.

Узган уку елында безнең укучылар республика дәрәҗәсендәге ярышларда – 124, бөтенроссия дәрәҗәсендә – 107 һәм халыкара дәрәҗәдәге көч сынашуларда 117 призлы урын яуладылар. Районда «Яшь армия» проекты уңышлы тормышка ашырыла, Татарстан варислары Берлеге, 2644 баланы уз сафларында берләштерүче «Содружество» район балалар оешмалары Союзы актив эшли.

– Укучыларны тәрбияләү мәсьәләсендә белем бирү оешмалары ата-аналар коллективлары белән үзара ничек хезмәттәшлек итә?

– Һәр укытучының беренчел бурычы – ата- аналарга үз баласының киләчәге өчен зур җаваплылык тотып тәрбия ролен аңларга ярдәм итү. Укучыларны мәктәптә тәрбияләү һәм гаиләдә тәрбияләү бердәм аерылгысыз процесс булырга тиеш. Без ата-аналарны тәрбия процессына ешрак җәлеп итәргә тырышабыз, балалар белән берлектә, балалар инициативасын күрсәтү өчен шартлар тудырып, төрле конкурсларда һәм чараларда катнашырга тәкъдим итәбез, яшьтәшләре һәм укытучылар белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга һәм яхшыртырга булышабыз.

Миңа калса, ата-аналарга укытучылар белән бергә, белем алуның төрлелеген һәм мавыктыргыч, шул ук вакытта җитди хезмәт булуын аңлатып, балаларның укуга дөрес, заманча мөнәсәбәтен үстерергә кирәк. Мәктәп тормышы – ул дәресләр һәм китаплар гына түгел, бу шулай ук дуслык, аралашу да. Балага мәктәп елларының аның тормышындагы иң мавыктыргыч мизгелләр булуын аңлатырга. Уку процессына бәйрәм вакыйгасы буларак карарга булышсаң, уку җиңел һәм кызыклы булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев