Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Яңа ел кәефен бергәләп булдырыйк

Бөтен җирдә Яңа ел кәефе хөкем сөрә. Бәйрәм кәефен, барыннан да элек, бизәлгән биналар, парклар, скверлар, кибетләр, өй тәрәзәләрендә җемелдәгән утлар күтәрә.

Ә Аксубайның үзәк мәйданында басып торган урман гүзәле һәм аның бизәлеше, соклануга лаек! Ел саен районда оешмалар, учреждениеләр, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, индивидуаль һәм шәхси эшмәкәрләр, авыл җирлекләре арасында иң яхшы Яңа ел бизәлешенә бәйге оештырыла. Шул исәптән номинацияләр буенча: район үзәге оешмалары һәм предприятиеләре, белем бирү учреждениеләре, авыл җирлекләре, авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында, гомуми белем бирү мәктәпләре арасында хоккей тартмаларының һәм боз шугалакларының иң яхшы бизәлешенә.

Беренче урын өчен – 3000 сум, икенче урын өчен – 2000 сум һәм өченче урын өчен 1000 сум күләмендә призлар билгеләнгән. Җиңүчеләрне оештыру комитеты билгеләячәк. Бәйге ел саен район җитәкчелеге тарафыннан хуплау таба.

– Район – ул безнең йортыбыз, уңайлыкларны һәм матурлыкны без үз кулларыбыз белән булдырабыз. Барысын да, шул исәптән шәхси эшмәкәрләрне дә, мөмкинлек табарга һәм үз кибетләрен, офисларны бизәп, кардан сыннар ясап яңа ел кәефе булдырырга чакырам. Бу, ахыр чиктә – сезнең клиентлар, халык өчен һәм күп чыгымнар таләп итми.Яңа ел мохите – ул һәрчак безнең күңелләрдә сакланган балачак хатирәләре, йолалар. Әйдәгез, район халкына һәм кунакларга бергәләп бәйрәм кәефе бүләк итик! – дип чакырды район башлыгы Камил Гилманов.

Фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев