Яңа ел иллюминацияләре һәм фейерверклар янарга түгел, ә балкырга тиеш
КЧС утырышында яңа ел бәйрәмнәрен үткәрү чорында янгынга каршы куркынычсызлык чаралары турында фикер алыштылар.
Утырыш район башлыгы Камил Гилманов, районның авыл җирлекләре башлыклары, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында узды.
– Салютлар, яктыргыч гирляндалар чоры җитә. Бу, һичшиксез, кәефне күтәрә, тик дөрес кулланмаганда бәйрәмнең ямен җибәрергә мөмкин. Республикада янгынга каршы махсус режим кертелде һәм без урыннарда янгынга каршы куркынычсызлык чараларын кискен үтәргә тиеш, – дип искәртте район башлыгы Камил Гилманов. – Яңа ел көннәрендә коллективларда җаваплы затларның кизү торуын тәэмин итүне таләп итәм. Җылыту системаларын, суүткәргеч челтәрләрен һәм, әлбәттә, иллюминацияләрне аерым контрольгә алырга кирәк.
Аксубай янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны җитәкчесе Руслан Ибляминов, шәһәр һәм һәр авыл җирлегендә салютлар һәм фейерверклар аттыру урыннары билгеләнгән булырга тиешлеге турында искәртте. Башка урыннарда аттырган өчен штраф салыначак. Чыршыларны һәм биналар фасадын бизәү өчен кулланылган гирляндалар сертификацияләнгән булырга тиеш.
Иллюминацияләр бары тик җаваплы затлар күзәтүе астында гына кабызылырга тиеш. Җирлек башлыкларына куркынычсызлык чаралары буенча белешмәлекләр тарату буенча халык белән профилактик эшләр үткәрергә киңәш ителде. Район башлыгы яңа ел бәйрәмнәрендә ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарны, социаль яктан уңышсыз гаиләләрне аерым күзәтү астына алуны таләп итте.
Искә төшерәбез, Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда күп фатирлы торак йортлар һәм шәхси йортлар, шулай ук юллар, сәнәгать һәм ТКХ объектлары янында 1-3 класслы куркынычтагы пиротехникаларны (шапылдавыклар һәм бенгаль утларыннан тыш) куллану тыела.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен физик затларга – 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик белеме булмаган эшмәкәрләргә – 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 200 меңнән 400 мең сумга кадәр штраф салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев