«Хыял» бию төркеме үзенең осталыгын тагын бер кат раслады
Халыклар бердәмлеге көнендә ансамбль тарафыннан искиткеч итеп башкарылган вальс биюе беренче хәрәкәтләрдән үк тамашачыларны әсир итте.
Биючеләр залны ахыргача киеренкелектә тоттылар, тамашачылар аларның чыгышын тын да алмый күзәттеләр.
Бәйрәмгә килгән аксубайлылар, биюне шулкадәр даһилык белән башкарырга мөмкин булуына үз күзләре белән инандылар, чөнки бию – ул хис-кичерешләр, нәфислек, үз-үзеңне тота белү, сыгылмалылык.
Вальсның соңгы аккордлары башкарылгач һәм биючеләр сәхнә артына кереп киткәч, без аларга соклану белдерергә ашыктык.
–Без музыкасыз һәм биюсез бер көн дә яши алмыйбыз, – ди ансамбльнең катнашучысы Валентина Попова. – Безнең яшьтә ничек биергә мөмкин икәнлегенә гаҗәпләнүчеләр бар.
Танылган биюче Джесси Ньюбернның «Картайганга күрә биюдән туктамыйлар, ә биюдән туктаганга күрә картаялар», – дигән сүзләрен ишеткәнегез бардыр. Менә шулай, бию яшәргә ярдәм итә, тормышка мәгънә бирә.
Педагогика ветераны Валентина Петровна үзе кебек үк лаеклы ялда булган иҗади сәнгать җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина ярдәме белән бүген үзенең бию сәләтен ачу ысулын табуына шатлана.
– Бию — ул үзенә башка бер сәнгать дөньясы. Үз-үзеңне күрсәтү hәм хис-тойгыларны тапшыру сәнгате, – ди Әлфия Фатыйх кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев