Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

«Хыял» ансамбле биюнең җан очышы булуын тагын бер кат раслады

«Хыял» ансамбле «көмеш» яшьтәгеләрнең «Бию – матурлык һәм озын гомер» Бөтенроссия смотр-бәйгесеннән җиңү кубогы белән кайтты

Йошкар-Ола шәһәре фестивальгә ике йөздән артык кешене җыйган. Төрле жанрда чыгыш ясаучы коллективлар биюнең гомерне озайтуын күрсәтткәннәр.

– Нәтиҗәләрне игълан итү мизгелләрен без бик тыныч көттек, – дип сөйләде безгә кайткач төркемнең сәнгать җитәкчесе Әлфия Рәхмәтуллина. – Хореография коллективлары шулкадәр күп иде ки, без югары нәтиҗәгә бөтенләй исәп тотмадык, гадәти булмаган илһамлану алдык. Безнең өчен иң мөһиме, һәрвакыттагыча, очышны тою булды. Өченче, икенче урыннарны игълан иттеләр, без барыбыз берьюлы: «Иң мөһиме – без шундый искиткеч матур бәйрәмдә катнаштык, дип уйлап куйдык. Һәм кинәт: беренче урын Татарстан Республикасыннан «Хыял» ансамбленә бирелә, анда өч бертуган Рәхмәтуллиннар бии һәм аны гаилә ансамбле дип әйтергә була!» дигән сүзләр яңгырады. Без бер минутка тынсыз калдык, жюри рәисе кулыннан җиңүче кубогын, бүләкләр алгач һәм тирә-якта фотокамералар шалт-шолт төшергәч кенә үз хәлебезгә кайттык.

Коллективны, Әлфия Фатыйх кызы сүзләренә караганда, 11 майда Йошкар-Олада узачак йомгаклау концертына чакырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев