Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хуҗасыз хайваннар аксубайлыларның ярдәмен көтә

Аксубай үзәк китапханәсе «Игелекле эшләр территориясе» проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Игелеккә булырга» дип исемләнгән хәйрия акциясе үткәрә.

Акция «Вега» хуҗасыз хайваннар приютына ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Хәйрия акциясендә йортсыз хайваннар язмышына битараф булмаган һәркем катнаша ала.

Дүрт аяклы дусларыбызны асрау өчен теләсә нинди ярдәм мөһим. Бу – мәчеләр һәм этләр өчен азык-төлек продукциясе – арпа, карабодай, солы һәм башка төрле ярмалар; мәчеләр һәм этләр өчен коры һәм консервланган азык; лотоклар өчен тулыландыргычлар, мәчеләр һәм этләр өчен уенчыклар, чүпрәк һәм резина перчаткалар, зур чүп-чар салу пакетлары, чиста торыштагы иске одеяллар һәм чүпрәкләр. Боларның барысы да хайваннарны асрау һәм аларны тәрбияләү өчен кирәк. Приютка финанс ярдәме дә күрсәтергә мөмкин.

Акция 15 февральдән 1 мартка кадәр узачак. Хуҗасыз хайваннарга ярдәм җыю пункты – Аксубай үзәк китапханәсе. Белешмәләр алу өчен 8 (843 44) 2 -71- 21 яисә 8 90830328561 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев