Хезмәт ветераны Федор Сайдуллович Васюткин вафат булды
Аксубай халкы аны игелекле һәм тыйнак кеше итеп истә калдырды.
Ветераннар хәрәкәте активисты турында район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова сөйләде.
– Федор Сайдулловичның бала чагы сугыш чорларына туры килә. Ачлыкны да, авыр хезмәтне дә авыл малае бик иртә татый. Әмма малай белем алачагын һәм әнисенә йорт салачагын максат итеп куя.
Шулай килеп чыга да. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул Аксубай педагогия училищесына укырга керә, аны бик яхшы билгеләргә генә тәмамлый, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли башлый.
Язмыш аны Үзбәкстанга җибәрә, анда укытучылар җитмәү сәбәпле рус телен һәм әдәбиятын, математика һәм тарихны укыта. Педагогка җиңел булмый, чөнки укучылар рус телен һәрвакытта да яхшы аңламыйлар.
Әмма, авылда туып-үскән кеше буларак, аның күңеле һәрвакыт җиргә тартыла. Ул Пермь авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, аннары, әнисенә якынрак булу һәм аңа ярдәм итеп тору өчен, Казанга күчә.
Мәктәптә укыганда ук, әнисенә өй төзү өчен акча җыеп бара. Бала чагыннан ук ул бернәрсәне исраф итмәскә һәм һәрнәрсәнең кадерен белергә өйрәнеп үсә. Еллар узгач үзенең вәгъдәсен үти – әнисенә өй җиткезә. Төзелеш аны шулкадәр үзенә җәлеп итә ки, һөнәрен алмаштырырга – төзелеш институтына укырга керергә була. Аннары, утыз елдан артык гомерен төзелеш эшенә багышлый. Төзелгән һәр торак йорт, объект зур канәгатьләнү китерә. Кешеләрнең биналар төзелешенә кемнең көче куелуын белү-белмәве түгел, ә аларның анда бәхетле булулары аның өчен иң мөһиме була.
Федор Сайдуллович өчен иң зур горурлык автомат-дуңгызчылык комплексы була. Ул аның әһәмиятен КамАЗ заводы белән чагыштыра.
Кайда гына эшләсә дә Федор Сайдулловичны профессиональлек, эшкә җаваплы караш һәм таләпчәнлек сыйфатлары аерып тора. Аз сүзле, хәтта бераз гына үз эченә бикләнгән кеше булса да, мөмкинлеге булса, һәрвакыт ярдәм итәргә тырыша. Үзе исә авыр минутларда беркайчан да якыннарын һәм танышларын борчырга яратмый. Улында һәм кызында гыйлемгә тартылу һәм эш сөючәнлек тәрбияли, аларны лаеклы кешеләр итеп үстерә. Хәтта лаеклы ялга чыккач та өйдә утыра алмый. 15 елдан артык район ветераннар Советында өлкән буын кешеләренең проблемаларын хәл итәргә булыша, шулай ук төзелеш мәсьәләләре буенча да аңа еш мөрәҗәгать итәләр. Еш кына шулай була, безнең янәшәдә без көн саен күрә торган кеше яши, без аның белән исәнләшеп йөрибез, ләкин еш кына аның турында бик аз беләбез. Тик соңыннан гына аның эшләгән яхшылыкларын искә төшерә башлыйбыз. Ә Федор Сайдуллович аз эшләмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев