Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хезмәт сөйсәң, авылда да тормыш яхшы

Карасу авылында яшәүче Галия Мифтахова шундый шәхси фикерен җиткерде

Авылда яшәү – ул иртәдән кичкә кадәр, ял көннәрсез һәм бәйрәмнәрсез чиксез хезмәт. Ләкин ул –иртәгә, бер айдан, бер елдан соң яхшырак яшәү өметенә юнәлдерелгән мәгънә белән әйтелгән сүзләр. Бөтен кеше дә яшьтән үк авыл тормышын сайлый алмый. Кайчак кешеләр шәһәрдән туган якларына әйләнеп кайталар һәм авыл йортында үзләрен, шәһәр фатирындагыга караганда, иркенрәк, рәхәтрәк хис итәләр.

Галия Мифтахова Карасуда туып үскән. Иҗатка тартылган кыз була. Авыл сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясый, районда концерт программаларында катнаша. Карасу мәктәбен тәмамлаганнан соң, мәдәни-агарту училищесына укырга керү өчен Алабугага юл тота. Әмма үз хыялын тормышка ашыра алмый – абитуриентлардан музыкаль уен коралында уйнау таләп ителә. Авыл кызы өчен бу мөмкин булмый. Ул медицина көллиятенә укырга керә, аннары Алабугада шәфкать туташы булып эшли.

Бер мизгелдә Галия үз тормышын кинәт үзгәртә дә куя – авылга кайта, авыл егетенә кияүгә чыга, улы һәм кызы дөньяга аваз сала. Гаилә бәхетле яши, балалар үсеп килгәндә ишекләрен кайгы җиле кага – тормыш иптәше вафат була. Тормыш туктап калгандай була. Ул чакта улына – сигез, кызына җиде яшь була. Ләкин яшь хатын җебеп төшми, хәзер аның җилкәсенә балаларының киләчәге өчен нинди җаваплылык ятканын аңлап, аларга лаеклы тормыш һәм үсеш тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Балаларының музыкаль сәләткә ия булулары күренеп тора. Аксубайга сәнгать мәктәбенә килеп, аның директоры Галина Сруртдинова белән балаларын мәктәпкә кабул итүләрен сорый.

Мәсьәлә уңай хәл ителә. Ләкин аларны атнага ике тапкыр районга укырга алып барырга кирәк була. Ул вакытка яшь тол хатынның машинасы да, аны йөртү хокукы да булмый. Беренче елда абыйсы Нәфис ярдәм итә – балаларны сәнгать мәктәбенә ул ташый. Бер елдан соң, максатчан Галия автосыйныфта укый, машина йөртү хокукы ала һәм балаларны сәнгать мәктәбенә үзе йөртә башлый.

Яшь ананың балаларында музыка сәләтләрен үстерергә омтылуы, улының һәм кызының тырышлыгы үз җимешләрен бирә. Искәндәр баян классына, биюгә йөри. Музыкант һөнәрен сайламаса да – күп профильле көллияттә пешекче һөнәренә өйрәнә – әмма аның уен коралында уйнау осталыгы һәм яхшы музыкаль белеме бар.

Илсөя вокаль бүлегендә укыган, шулай ук бию бүлегенә дә йөргән. Ә баянда уйнарга үзлегеннән өйрәнгән. Ул иҗади өлкәдә зур уңышларга ирешә – төрле бәйгеләрдә район данын лаеклы яклап чыгыш ясый, Казанда, Санкт-Петербургта, Мәскәүдә уздырылган Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты була. Быел ул музыка көллиятенә укырга кергән.

Галия Газизҗан кызының шәхси фикере – авылда яхшы, мул тормыш белән яшәр өчен күп эшләргә кирәк.

–Мин хезмәтне яратам, ул канәгатьлек китерә, – ди әңгәмәдәшем.

Мифтаховлар хуҗалыгында биш сыер, алты баш бозау, йөзләгән тавык, каз, үрдәк бар. Бөтен өй эшләрен дә эшкә киткәнчегә кадәр башкарып чыгу өчен ул иртәнге сәгать өчтә тора. Сыерларны саву, сөтне тапшыру, ашату, хуҗалыкны җыештыру – көн менә шуннан башлана һәм шушы эшләр белән тәмамлана.

– Абыем Нәфис белән киленебез Гөлназга рәхмәт, ярдәм итәләр, печән әзерләүдә дә, башка эшләрдә дә бик булышалар, – ди Галия. – Балалар өйдә булганда, алар хуҗалык эшләрен башкаралар, көтү көтәләр, утын әзерлиләр, бергә – җиңелрәк.

Галиядә әле иҗат уты да сүнмәгән. Ул бүгенге көнгә кадәр вокал белән мавыга. Үзешчән сәнгатьтә катнашучы буларак, концертларда тамашачыларны дәртле җырлары белән сөендерә.

– Елның һәр фасылының үз кыенлыклары бар, – ди Галия. – Шәхсән миңа кышын күпкә авыррак. Әмма тормыш дәвам итә, авырсынып утырып булмый, балаларны аякка бастырырга, аларга ярдәм итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев