Хезмәт өчен рәхмәт белдереп
Традиция буенча Урман хезмәткәре көнендә Аксубай урманчылыгы, урман хуҗалыгы, участок урманчылыклары коллективлары бергә җыелды.
Моның өчен иң матур табигать кочагын – Урман заводы поселогын сайлаганнар.
Урманчылык территориясе 29 622 гектар мәйданны били. Аның биләмәләренең төньяктан көньякка таба гомуми озынлыгы – 52 километр, көнбатыштан көнчыгышка таба 55 километр. 3 мең гектардан артык мәйданны (барлык мәйданның 11 проценты) – ылыслы агачлар, 430 гектардан артыгын – каты яфраклы (имән, корычагач, өрәңге – гомуми мәйданның 2 проценты) һәм 20 мең гектарга якынын йомшак яфраклы агачлар (каен, юкә – 71 процент) алып тора. Урманнарны берничә буын хезмәткәр булдырган. Бүген урман хуҗалыгында 40 кеше хезмәт куя.
– Урманчыларның бурычы гуманлы һәм игелекле – урман үстерү һәм тәрбияләү, дип ассызыклады АКсубай урманчылыгы җитәкчесе Андрей Ильмухин. – Безнең хезмәт җимешләребез балаларыбыз һәм оныкларыбызга калачак. Әгәр дә усак кешенең гомер озынлыгы буена ике буын урман бирә ала икән, ә имән утыртсаң – нәтиҗәне безнең балалар һәм оныклар гына күрә алачак. Бөтен коллективка хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт әйтәсе килә!
Бәйрәмдә катнашучыларның көчле алкышлары астында урманчылыкның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү булды. Андрей Ильмухин ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын җитәкче-урманчы урынбасары Петр Прокопьевка тапшырды. ТР урман хуҗалыгы министры Рәхмәтенә хисапчы Наталья Альдиванова лаек булды. Баш хисапчы Людмила Тимирясова – район башлыгының Мактау грамотасын, Ибрай участок урманчылыгының урман мастеры Мансур Хәйруллин район башлыгының Рәхмәт хатын алдылар.
Хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов җылы котлады.
– Ел башыннан без яхшы җитештерү нәтиҗәләренә ирешәбез – бу дәүләт йөкләмәсен үтәү, агач төяү планы һәм башка юнәлешләр, – дип билгеләп үтте ул. – Урман тармагын үстерүгә керткән өлешегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Бәйрәм белән, дуслар!
Эштә алга таба уңышлар теләп, ул урман хуҗалыгының баш хисапчысы Алена Ярмушкинага – район башлыгының Мактау грамотасын, хисапчы Ләйсән Нигъмәтуллинага, машинист Андрей Антиповка, урман хуҗалыгы экономисты Лидия Беловага, манипулятор машинисты Вячеслав Миронкинга, урман аударучы Дмитрий Сорокинга район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук Ибрай һәм Аксубай участоклары хезмәткәрләре Петр Маркин, Петр Яковлев, Николай Чураев, Геннадий Макаров һәм Чабаксар участогы урманчылары Елена Тимофеева, Ирина Львова, Елена Пискарева, Ольга Семенова урман хуҗалыгының Рәхмәт хатларын алдылар. Урманчыларның бәйрәм мохитендә күңелле ял иттеләр. Учакта тәмле ризыклар пешерелде, самавыр кайнап торды. Сәхнә осталары үзләренең яңгыравыклы җырлары белән бәйрәмне тагын да ямьләндерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев