Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хезмәт итү – хөрмәт һәм бурыч: егетләр армиягә китте

Хәрби дан мемориалыннан хәрби хезмәткә чакырылучыларны Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының җыелу пунктына озату тантанасы узды.

Чираттагы төркем белән Иске Ильдеряктән Алексей Зубарев, Аксубайдан Данила Казаков, Сөнчәледән Алексей Крайнов, Иске Үзидән Виктор Молоткин һәм Яңа Чуаш Адәмсуыннан Алексей Тиманов китте.

Булачак Ватанны саклаучыларны озатырга аларның якыннары, туганнары, шулай ук район оешмалары җитәкчеләре һәм «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәтендә катнашучылар килде. Митингны район Башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ачты.

– Армиядә хезмәт итү – 18 яшькә җиткән һәр ир-егетнең гражданлык бурычы ул, – дип билгеләп үтте ул. – Сез төп хәрби белем алырга барасыз. Мин сезнең бу юлны уңышлы үтәчәгегезгә ышанам. Лаеклы хезмәт итегез, бер елдан исән-имин әйләнеп кайтуыгызны көтәбез.

Үзәк хәрби округы инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов үгет-нәсыйхәт сүзе белән чыгыш ясады. Ул егетләрне тырышып һәм намуслы хезмәт итәргә, дисциплинаны төгәл үтәргә һәм куркынычсызлык чараларын истә тотарга өндәде.

erid: 2Vtzqw6pLty

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары урынбасары Радик Әмиров армиягә алынучыларга җылы сүзләр әйтте. Алексей Бобов «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы исеменнән изге теләкләрен җиткерде.

Юлга чыгар алдыннан һәрбер хәрби хезмәткә чакырылучыга якыннары белән даими элемтәдә тору өчен бүләк – кәрәзле телефоннар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев