Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Хезмәт эшчәнлеген зоотехник булып башлый

Авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераны Минзаһит Ганиев тормышында истәлекле вакыйга булды – аңа «Аксубай районының мактаулы гражданины» исеме бирелде.

Бүләкне район башлыгы Камил Гилманов районның барлык активы катнашында район Советы сессиясендә тапшырды.

– Сез авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керттегез, – диде ул. – Район хакына куйган фидакарь хезмәтегез югары бәягә лаек.

Минзаһит Вәлимхамәт улы һөнәре буенча зоотехник – Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган. Белгечлеге буенча район хуҗалыкларында хезмәт куйган. Туксанынчы елларда район авыл хуҗалыгы һәм азыктөлек идарәсенең терлекчелек бүлеген җитәкли.

Авыл хуҗалыгы өчен авыр булган елларда элеккеге «Вамин» хуҗалыгында терлекчелек тармагын үстерүгә саллы өлеш кертә, аннары бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең башкарма директоры була һәм күп еллар дәвамында хуҗалыкның терлекчелек һәм үсемлекчелек тармакларын үстерү белән шөгыльләнә һәм зур уңышларга ирешә. Шуның аркасында районның сөт һәм үсемлекчелек продукциясе җитештерү күрсәткечләре арта.

Минзаһит Вәлимхамәт улы – спортка, аеруча да милли көрәшкә зур кызыксыну күрсәткән кеше. Районда әлеге спорт төре буенча бер генә ярыш та милли көрәшкә мөккибән Минзаһит Ганиевның игътибарыннан башка узмый. Минзаһит Вәлимхамәт улы районыбыз көрәшчеләре турында мәгълүматлар туплый, аның папкасында районның барлык Сабан туе батырлары турында да мәгълүмат бар. Районның спорт тарихы өчен бу – бәяләп бетергесез материал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев