Хәрби хезмәткәрләргә ярдәм чаралары артты
Аксубай районында РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 1 605 000 сум акча түләнә.
Шуның 1,005 миллион сумын – Татарстан Республикасы, 400 меңен – РФ Саклану министрлыгы, 200 меңен муниципалитет бирә.
Түләүнең күләме арту РФ Президентының 1 августтан һәм ел ахырына кадәр махсус операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләргә 400 мең сум күләмендә федераль түләүләр турындагы яңа указы белән бәйле.
Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, финанс ярдәменнән тыш, республика һәм федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган барлык ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә.
Аларның эш урыны саклана һәм эш хакы түләнә. Җирле хакимиятләр дәрәҗәсендә хәрбиләрнең гаиләләренә проблемаларны чишүдә ярдәм күрсәтелә – аларны опекага алалар.
Аксубай районы кешеләренә контракт буенча хезмәткә документлар тапшыру өчен авыл җирлеге башкарма комитетына яисә Аксубай башкарма комитетының хәрби-исәп өстәленә шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе, Совет ур., 2 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тел.: 8 (843-44) 2-73-66. Биредә үк контракт хезмәте турында тулырак белергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев