Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Халыкка террорчылык актларын кылуга юл куймау максатларында уяулыкны арттыру турында

Массакүләм чаралар уздыру чорында һәм шулай көндәлек тормышта да террорчылык актлары куркынычсызлыгын тәэмин итү, кисәтү һәм булдырмау максатларында гражданнарны уяулык күрсәтергә һәм сак булырга чакырабыз.

Түбәндәге тәкъдимнәр үзегезнең һәм якыннарыгызның гомерен һәм сәламәтлеген саклап калырга ярдәм итәчәк.

Уяу булыгыз! Бары тик сез үз подъездыгызда, ишегалдында, урамда ят әйберләрне һәм чит кешеләрне күрергә сәләтле.

Уяу булыгыз! Әйләнә тирәдәгеләрнең үз-үзләрен тотышына, хуҗасыз һәм мохиткә туры килмәгән әйберләргә игътибар итегез.

Үз йортыгызда тәртип урнаштырыгыз: подъездда домофон белән тимер ишек урнаштырыгыз, көн саен подвалларның, чормаларның, техник биналарның ябык булуын тикшерегез.

Беркайчан да саклау яисә башка кешегә тапшыру өчен хәтта иң куркынычсыз булган әйберне дә кабул итмәгез.

Шикле әйбергә якын килмәгез: бу сезнең тормышыгыз өчен куркыныч булырга мөмкин.

Балаларны иминлек чараларына өйрәтегез: чит кешеләр белән урамда сөйләшмәскә, таныш булмаган кешеләргә ишек ачмаска, хуҗасыз уенчыкларга, табылдыкларга кагылмаска һ.б.

Ашыгыч хезмәтләр телефоннары:

Аксубай районы буенча бердәм диспетчерлык хезмәте: 112; полициянең кизү часте телефоны: 02, 8(84344)2-72-06; янгын часте: 01, 8 (8-4344) 2-75-97; ашыгыч ярдәм: 03, 8 (8-4344) 2-80-17; газ хезмәте: 04, 8 (8-4344) 2-85-76.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев