Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хайваннар авыруларын профилактикалау бара

Аксубай ветеринарлары көзге эпизоотиягә каршы чараларны үтәүгә керештеләр.

Ветберләшмә белгечләре мөгезле эре терлекләргә вакцина ясау өчен торак пунктларга чыгалар.

Мөгезле эре терлекләргә себер түләмәсе һәм эмкар авыруларына каршы профилактик прививка өч айдан башлап ясалырга тиеш. Шулай ук сарыкларга, кәҗәләргә һәм атларга да себер түләмәсенә каршы вакцина ясала. Ветеринарлар параллель рәвештә мөгезле эре терлекләрне – туберкулезга, сыерларны һәм бозауларны лейкозга һәм бруцеллезга каршы тикшерәләр.

Шул ук вакытта ветеринария белгечләре халыкка авыл хуҗалыгы малларының аеруча куркыныч авыруларын профилактикалау буенча белешмәлекләр тараталар. Башкарылган эшләр буенча бөтен мәгълүмат Рег-Агро программасына кертелә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев