Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Хәйруллин Казанга Россиянең киберспорт башкаласы статусын бирү мөмкинлеген бәяләде

Казанда һәм Татарстанда киберспортның бик зур бергәлеге бар, республикадагы күп кенә кешеләр e-sports ярышларында чемпион булды.

Моннан тыш, республикада компьютер уеннары ясый торган берничә компания эшли. Әмма әле бу яктан үсәсе бар. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин матбугат конференциясендә әнә шундый фикере белән уртаклашты.

«Казанга киберспорт башкаласы исеме – бу кызыклы тәкъдим. Мондый исемнәрне патентлау эшендә безнең яхшы тәҗрибә бар. Без инде гастрономик һәм спорт башкаласы. Әмма бу юнәлештә эшлисе эшләр бар әле», –  дип аңлатты министрлык җитәкчесе.

Министр шулай ук Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк базасында Россиядәге иң зур киберарена төзелүен искәртеп үтте.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев