Хәерле юл, хәрби хезмәткә чакырылучылар!
Бүген Хәрби дан мемориалы янында ТР хәрби комиссариатының җыю пунктына язгы чакырылышның беренче төркемен озату тантанасы узды.
Аның составына Иске Савруштан Егор Федоров, Чуаш Енорускиносыннан Андрей Чураев, Тарханкадан Николай Крылов, Иске Кыязлыдан Әмир Сакаев, шулай ук Аксубайдан Илья Лизунов, Андрей Андреев, Алексей Сулагаев, Владимир Чурбанов керде.
Мәйданда кулларына байраклар тоткан армиягә китүчеләрнең туганнары, дуслары һәм якыннары җыелды. Чара уңаеннан, хушлашу сүзләре белән митинг узды.
– Сезнең өчен, егетләр, тормышта яңа мөһим этап ачыла, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Алмаз Мингулов булачак Ватанны яклаучыларга. – Хезмәтегез уңышлы һәм җиңел үтсен, сез хәрби осталыкның барлык нигезләрен үзләштереп, бер елдан соң көч туплап туган якларыгызга кайтырсыз. Уңышлар, хәерле юл һәм бары тик алга!
Булачак солдатларга Черемшан һәм Аксубай районнары хәрби комиссары, майор Рушан Даутов мөрәҗәгать итте.
– Хезмәтегезне лаеклы башкарыгыз, без сезнең белән горурланырлык булсын. Хәерле юл! – диде ул.
Хәрби хезмәткә чакырылучыларга хәер-фатихаларын Үзәк хәрби округ инспекторы, генерал-майор Анатолий Молоствов, шулай ук ветераннарның район иҗтимагый оешмасы «Ватанга хезмәт итәм» вәкилләре Алексей Бобов һәм Павел Крюков та җиткерделәр. Алар егетләргә үзләрен сакларга, командирларны тыңларга, хезмәтне намуслы башкарырыга, туганнар белән элемтәне сакларга дигән гозерләрен белдерделәр.
Ахырда, яшь солдатларга районнан бүләкләр – кул сәгатьләре тапшырылды, ул аларның туган якларына кайту вакытын исәпләп торачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев