Хач ману бәйрәменә – изге ниятләр белән
Хач ману бәйрәмендә районның күпчелек православие динен тотучылары тәннәрен аруландырдылар.
Бу – төп христиан бәйрәмнәренең берсе. Быел районда суга чуму өчен җиде урын җиһазландырылган. Чукындырылган суга чумарга теләүчеләр моны су чыганакларын изгеләндергәннән соң, бәйрәм алдыннан һәм бәйрәм көнне эшли алдылар.
Төш вакытында дистәләгән дин тотучы «Ташлы чокыр» су чыганагына килде.
Хезмәт тәмамланганнан соң православие динен тотучыларга изгеләндерелгән су бөркеделәр һәм аларның һәркайсы хачга кагыла алды.
– Барыгызны да Хач ману бәйрәме белән котлыйм. Җан һәм тән тынычлыгы, сәламәтлек, илгә-көнгә иминлек, гаиләләрегезгә мәхәббәт һәм татулык, барлык башлангычларда да Ходайның ярдәмен телим, – диде чишмәдә гыйбадәт йоласын башкарган изге иерей Антоний Рыбочкин.

Дин әһеле искәртеп узганча, суга чумаргамы, юкмы икәнен һәркем үзе хәл итә. Чиркәүдән изге су алырга һәм аның белән өйдәгеләрне һәм торакны аруландырырга мөмкин. Хач ману бәйрәмендә аруландырылган су хасталардан дәвалый дип санала. Кайберәләр суга чумып, бөтен гөнаһларны юарга була, дигән сүзләргә әле дә ышаналар. Су алырга килүчеләрнең берсенең фикере белән кызыксындым.
– Суга чумып кына гөнаһларны юып булмый, моның өчен чиркәүгә йөрергә – дога укырга, чистарынырга, тәүбә итәргә кирәк, – дип җавап бирде чиркәүгә йөрүче пенсионер Лидия Иванова.
Хач ману бәйрәме йолаларына тугры калучылар шулай да суга чумдылар. Иерей Антоний теләүчеләргә хәер-фатихасын бирде.
– Бишенче ел суга чумам, Иске Савруштан киләм. Күнектем инде, салкынны сизмим, җиңеллек сизелә, – дип фикерләре белән уртаклашты Андрей исемле яшь ир-ат.
Аның артыннан тагын бер ир-ат чумды һәм хатын-кызлар әзерләнә башладылар. Әмма халыкның күпчелеге аруландырылган су алырга килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев