Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

«WorldSkills» чемпионаты призеры булды

Ярышларда биш урта һөнәри оешма вәкилләре – республиканың техникумнары һәм көллиятләре шәкертләре катнашты.

24-25 ноябрь көннәрендә универсаль технологияләр техникумы «Умартачылык» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионатын уздыру өчен бәйге мәйданчыгына әверелде. Ярышта Алексеевск, Нурлат, Мамадыш, Чистай һәм Аксубай районнары студентлары катнашты.

Безнең районны «Җәмәгать туклануы продукциясе технологиясе» юнәлеше буенча белем алучы 4 курс шәкерте Алена Григорьева тәкъдим итте. Ул бердәнбер катнашучы кыз иде.

Өч көн дәвамында катнашучылар үзләренең белемнәрен, күнекмәләрен, гамәли гамәлләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Алар өчен барлык шартлар да тудырылган – умарта оялары (умартасыз), җиһазлар, кирәк-яраклар һәм кирәкле материаллар әзерләгәннәр. Бәйгедә катнашучыларга чикләнгән вакыт эчендә үз алларына куелган бурычларны үтәргә – алты модульне башкарырга кирәк иде.

Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионатының 2021/2022 елгы чемпионат циклын ябу тантанасында нәтиҗәләр игълан ителде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Алена Григорьева мактаулы икенче урынны яулады.

– Бу минем чемпионатта катнашу буенча икенче тәҗрибәм. Быел беренче тапкырдан аермалы буларак, мин ярышларга җитди карадым: нык әзерләндем, өстәмә әдәбият өйрәндем. Бәйгегә әзерлек эшләре өчен остазым Иван Николаевич Узяковка һәм сыйныф җитәкчесе Ольга Михайловна Елисеевага мораль ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерәм, – диде Алена. – Хезмәтемнең бүләкләнүенә мин бик шат, ә техникумның педагогик коллективы югары бәя бирде һәм минем нәтиҗәмне уңай бәяләде.

Кызның мондый һөнәр белән кызыксынуы кайдан килә, дигән сорау туа. Җавап гади. Аленаның әтисе Виталий Кажуков умартачылык белән беренче ел гына шөгыльләнми. Ул бал кортларының бөтен тормыш барышын ныклы белә һәм үз белгәннәрен эшкә җәлеп итә.

Бу эшкә булган мәхәббәтен ул кызына да тапшырган. Башта Алена әтисенең нәрсә белән шөгыльләнүен, кайчагында авыр булмаган эшләрне башкаруын күзәткән. Ә Чемпионатта катнашып, үзе дә умартачылык белән җитди шөгыльләнә башлаган. Теоретик материалны ул практикада – үз өендә беркеткән.

–Умартачылык минем өчен гаиләбез белән мавыгу. Әти бал кортлары белән дөрес эш итәргә һәм тәмле бал алырга өйрәтә. Бу бик авыр, әмма ел әйләнәсе игътибар таләп итә торган файдалы эш, – дип билгеләп үтте кыз. – Киләчәктә авыл хуҗалыгының иң мөһим тармакланының берсе белән күңел өчен булса да шөгыльләнү өчен, мин әтиемнең тәҗрибәсен үзләштерергә тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев