WhatsApp мессенджеры аша «яңа ел вирусы» тарала башлады
WhatsApp мессенджерында «яңа ел вирусы» тарала башлады. Бу хакта gizchina.com порталы хәбәр итә.
Басма билгеләп үткәнчә, тозак шактый примитив, әмма шулай да кулланучылар өчен куркыныч. Җинаятьчеләр юзерларга Яңа ел котлауларына яшерелгән вируслы веб-битләргә сылтамалар җибәрә.
Бу сылтамага күчкән очракта киберҗинаятьчеләр кулланучының шәхси мәгълүматларына керү мөмкинлеге ала. Моннан тыш, җайланмада кирәкмәгән бәйләнчек реклама чыгарга мөмкин. Өстәвенә, юзер теге яки бу түләүле юлламаларга язылган булырга мөмкин.
Вирус күчү куркынычы булу сәбәпле, белгечләр «сылтамага кермәскә, билгесез җибәрүчене блокировкаларга» киңәш итә. Югыйсә, аны ватып керү ихтималы турында кисәтергә кирәк.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, яңа елда кайбер гаджетларда WhatsApp эшләми башлаячак һәм бу миллионлаган кешегә кагылачак.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев