Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Волонтерлар эше хөрмәткә лаек

Махсус хәрби операция игълан ителү белән үк район үзәгендә һәм авылларда сугышчы якташларга кулдан килгәнчә ярдәм итү буенча эшләр башланды.

 Аларның максаты мобилизацияләнгән һәм махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм җыю.

Яңа Ибрай авыл җирлегендә махсус хәрби операция зонасында булган сугышчы якташларга ярдәм итү бер генә минутка да туктап тормый.

Бирд ә волонтерлык эшчәнлеге барысының да: авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров җитәкчелегендә битараф булмаган авыл халыкның бердәм көче белән тормышка ашырыла.

–Егетләребез хәрби бурычларын үтиләр, аларга безнең теләктәшлегебез бик кирәк, шуңа күрә без кулыбыздан килгән хәтле ярдәм итәргә тырышабыз, – ди җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров. – Авылның битараф булмаган кешеләре сугышчыларга иң кирәкле әйберләрне китерә: җылы киемнәр, азык-төлек, шулай ук медикаментлар. Без бу изге эшне кемнеңдер кушуы буенча түгел, ә үз теләгебез белән башкарабыз. Шулай ук авылдан читтә яшәүче авылдашларыбыз да бик зур ярдәм күрсәтәләр.

Ә Лесичанскка исә алар гуманитар ярдәмне аерым җыйганнар. Бу эштә мәктәп коллективы аерым ативлык күрсәткән. Ярдәм җыюда шулай ук авыл халкы, клуб хезмәткәрләренең дә өлеше зур булган.

Бер елдан артык вакыт эчендә гуманитар ярдәм җыю буенча зур күләмле эшләр башкарылган. Авыл мәдәният йортында сугышчыларны җылы оекбашбияләйләр белән тәэмин итү өчен, авыл хатын-кызлары бергә җыелып, бредә үк йон эрләү, бәйләү эшләрен башкарганнар, дүрт зур үлчәмле яшеренү сеткасы үргәннәр. Каһарман егетләребезгә җибәрү өчен тепловизор сатып алу өчен дә авыл халкы акчасын кызганмаган. Барлык әйберләрне тартмаларга төреп, районның гуманитар ярдәм җыю пунктына – Яшьләр үзәгенә илтеп тапшыра баралар. Әбиләр дә читтә калмый, алар да өйдә җылы оекбашлар, бәяләйләр бәйләп китерәләр.

–Бу эш алга таба да дәвам ителәчәк. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз! Иң мөһиме, егетләребез Җиңү белән, исәнсау булып, тизрәк өйләренә, гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, – дип, гуманитар ярдәм җыюга катнашы булган һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде җирлек башлыгы.

Фото: Яңа Ибрай авыл җирлеге архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев