“Волга-Селект” ҖЧҖ уракка керешергә әзер
“Волга-Селект” ҖЧҖдә ашлык җыеп алу комбайннарын тикшерү үтте, ул кыр корабларының кырга чыгуга 100 процент әзерлеген күрсәтте.
“Волга-Селект” ҖЧҖ территориясендә комбайннар парады узды. Техник арсеналның урып-җыю кампаниясенә әзерлеген составында район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов, Гостехнадзор бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Рамил Фәттахов, игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин булган комиссия тикшерде. Комбайннарның эш торышын “Волга-Селект” ҖЧҖнең баш предприятиесе техник белгечләре дә тикшерде.
Кыр корабларының урып-җыюга әзерлеген тикшерү кысаларында комбайннарның техник әзерлегенә, герметиклыгына тест үткәрделәр. Комбайннар “контроль суктыру” да уздылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча барлык 20 комбайн да урып-җыюга керешергә әзер дип табылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев