«Волга-Селект» ҖЧҖдә көзге чәчү төгәлләнде
«Волга-Селект» ҖЧҖ игенчеләре җаваплы эшне уңышлы башкарып чыктылар – көзге культуралар чәчүне төгәлләделәр.
Килә се елда яхшы уңыш алу өчен кыр хезмәтчәннәреннән күп көч таләп ителә. Әлегә һава шартлары мөмкинлек биргәндә, чәчү комплекслары туктаусыз эшли.
Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 24 августка район буенча көзге игеннәр 10222 гектарда чәчелгән, бу планга карата 60 проценттан артык.
«Волга-Селект» ҖЧҖдә көзге культуралар өчен 1900 гектарга якын мәйдан бүленгән. Игенчеләр көзге чәчүне кыска агротехник срокта төгәлләделәр.
Басуларда ике механикалаштырылган звено эшләде. Чәчү комплексы белән тәҗрибәле механизатор Николай Васильев идарә итте. Илшат Нуретдинов агрегатка орлык һәм ашлама ташу белән мәшгуль булды, Владимир Пятышев манипулятор белән идарә итте, аларны чәчү комплексы сыешлыгына төяп торды, эшче Александр Шугаев кул хезмәтен башкарды.
Шулай ук параллель рәвештә чәчү комплексында Фәнил Нуретдинов хезмәт куйды, орлык материалын һәм ашлама ташып торуга Халит Хәмитов җәлеп ителде, Радик Шәфигуллин бункерны тәэмин итеп торды.
Механикалаштырылган звенолар, бер минут вакытны да әрәмгә уздырмыйча, көйле эшләделәр. Алар һәр көнне 180 гектарга якын мәйданда көзге бодай чәчтеләр.
«Волга-Селект» ҖЧҖдә чәчү барышы белән Россельхозүзәкнең район бүлекчәсе җитәкчесе Габдерәшит Гыйльметдинов һәм район авыл хуҗалыгы идарәсенең игенчелек буенча консультанты Фәндәс Гафиятуллин таныштылар. Алар орлыклар салуның тирәнлеген, сыйфатлы чәчүнең башка параметрларын тикшерделәр һәм эшне оештыруга яхшы бәя бирделәр.
– Көзге культураларны чәчүгә җәлеп ителгән механизаторлар үз эшләрен яхшы беләләр, – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы предриятиесенең баш агрономы Илшат Гафиятов. – Алар безнең хуҗалыкта беренче көннән үк эшлиләр һәм ел саен яхшы нәтиҗәләр күрсәтәләр. Көзге чәчү буенча бурычны да бик яхшыга үтәделәр. Киләсе елда да яхшы уңышка өметләнәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев