Владимир Путин соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавы хакында сөйләде
РФ Президенты Владимир Путин соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавы хакында сөйләде. Кызыл мәйдандагы шугалакта узган Төнге хоккей лигасы матчы периодлары арасындагы тәнәфестә ул шулай дип белдерде.
Бу хакта ТАСС агентлыгы «Россия 24» телеканалына сылтама белән хәбәр итә.
Эшкуар Геннадий Тимченконың күнегүләрне күбрәк үткәрергә кирәк дигән тәкъдименә каршы, Россия Президенты соңгы вакытта туйганчы йоклый алмавына зарланды. «Бик аз йокладым, тәүлегенә дүрт-биш сәгать кенә», - дип аңлатты Путин.
Төнге хоккей лигасы матчы кичә кич узды. Дәүләт башлыгы бозга «кызыллар» командасы составында унберенче номер белән чыкты.
Иптәшләрчә матч Владимир Путин чыгыш ясаган команда файдасына 8:5 исәбе белән төгәлләнде. Иң күп алканы да Россия Президенты кертте.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев