Владимир Путин Казанда узган Бөтенроссия студент язы фестивале катнашучыларын сәламләде
30 елдан артык «Студент язы» фестивале илдәге төрле төбәкләрдән булган сәләтле, энтузиаст, якты, кызыклы идеяләргә бай яшьләрне берләштерә.
Россия Президенты Владимир Путин Казанда узган Бөтенроссия фестивале катнашучыларына юллаган котлау хатында шулай дип белдерде.
«Фестиваль программасы, һәрвакыттагыча, тәэсирләндерә. Тамашачыларга һәм экспертларга студентларның музыка һәм хореография, театр сәнгате һәм дизайн, шулай ук башка юнәлешләр буенча башкарган эшләренә бәя бирергә туры киләчәк. Һәм, әлбәттә, быелгы фестивальдә катнашучыларның күп кенә чыгышлары Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышлануы сөендерә», – дип язган Президент хатында.
Путин фестиваль мәйданында иҗатка, илһамга һәм дусларча аралашуга корылган гаҗәеп бер мохит барлыкка килүен билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев