Владимир Путин илдә вакцинация дәрәҗәсе түбән булуын искәртте
Владимир Путин вакцинация узмаган кешеләргә нинди дә булса җаваплылык чаралары кертү кирәкми, дип белдерде.
Еллык матбугат конференциясендә Россия Президенты Владимир Путин Россиядә коронавируска каршы вакцинация дәрәҗәсе түбән булуын әйтте.
«Кешеләр коронавирустан үлем очраклары күп булуын аңласын иде. Вакцинация һәм коллектив иммунитет дәрәҗәсе түбән — 59,4 процент. Безнең күршеләр 90-95 процентка җиткерү турында сөйли. Ә бездә 59,4 процент. Менә сезгә нәтиҗә», — диде спикер.
Владимир Путин вакцинация узмаган кешеләргә нинди дә булса җаваплылык чаралары кертү кирәкми, дип белдерде.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев