Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Виталий Тимирясов исемендәге мәктәп укучылары махсус хәрби операциядә катнашучы белән очрашты

Мәктәпнең чыгарылыш укучысы, махсус хәрби операциядә катнашучы, кыска вакытлы ялда укучылар белән очрашырга вакыт тапкан.

Бу буыннар аралашуы гына түгел, ә хәрби операциядә шәхсән катнашкан кеше сөйләве буенча тарихны белү мөмкинлеге иде.

Очрашу җанлы әңгәмә буларак узды. Кунакка балаларның күпсанлы сорауларына җавап бирергә туры килде. Балалар алгы сызыкта булган сугышчыларның кайды яшәүләре, нәрсә белән тукланулары, укучылар язган хатларның аларга барып җитү-җитмәве белән кызыксындылар. Махсус хәрби операциядә катнашучы балалардан килгән хатларның зур тәэсирләр уятуын билгеләп үтте.

Очрашуда катнашучылар кунакны игътибар белән тыңладылар һәм чын геройларның янәшә яшәүләрен, батырлык, Ватанга мәхәббәт кебек төшенчәләрнең Россиянең чын гражданины, патриоты сыйфатлары булуын белделәр.

Алар хәрби хезмәткәр аша алгы сызыктагы сугышчыларга үзләренең яңа ел хатларын – котлауларын тапшырдылар.

–Исән-сау әйләнеп кайтыгыз, – диделәр балалар.

Фото: 1 нче Аксубай мәктәбе архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев