Вирусолог: Коронавирус белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин
«Омикрон» яңа штаммының төгәл аерым билгеләре юк, ул салкын тию кебек бара, - дип искәртте белгеч.
Коронавирус инфекциясе белән зарарланганнан соң кеше өч атнадан үләргә мөмкин. Мондый мәгълүматлар белән «URA.RU» агентлыгына вирусолог Анатолий Альтштейн уртаклашты.
«Гадәттә коронавирус белән авырып киткән кешеләр өч-дүрт атнадан соң үлә башлый», — дип аңлатты белгеч.
Коронавирусның «омикрон» штаммы өзлегүләрнең башка төрле билгеләрен яки үлем-китем санының күбрәк булуын күрсәтмәде, дип ачыклык кертте.
«Авыруның төгәл аерым билгеләре юк. Ул салкын тию кебек бара», — дип белдерде Альтштейн.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев