«Вифлеем йолдызы яктысы» авыл халкын җыйды
Емелькино авыл мәдәният йортында раштуага багышланган бәйрәм узды.
Клуб методисты Әлфия Гаврилова «Черемушка» вокал төркеме һәм балалар бию төркеме белән берлектә «Вифлеем йолдызы яктысы» дигән концерт программасы әзерләде, тамашачылар арасында викторина оештырды, ә китапханәче Ирина Тимофеева чарага багышланган стенд һәм күргәзмә әзерләде.
Бәйрәм чарасында китапханәче Галина Харитонова җитәкчелегендә Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсенең яшь китап укучылары «Чыршыкай» театральләштерелгән күренешне сәхнәләштерделәр, Раштуа турында шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар. Тамашачылар балаларның чыгышын җылы кабул иттеләр.
Бөек православие бәйрәме белән җыелучыларны Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова тәбрикләде. Аксубай православие чиркәве башлыгы Александр Качаев авыл халкы адресына бик күп матур теләкләр әйтте. Ул барлык балаларга да раштуа бүләкләре өләште. Тантана уртак бәйрәм табыны артында тәмамланды.
Фото: Иске Чуаш Адәмсуы авыл китапханәсе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев