Видео: Иртән Казанда кар яуган
Бүген иртән Татарстан башкаласында кар яуган.
Май башы өчен гадәти булмаган табигать күренешенең видеоязмасын «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар җибәрде.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең метеомәгълүматлар интерактив картасыннан күренгәнчә, әлеге хәбәрне язган вакытта Казанда һава температурасы +3,8..+5,9 градус тәшкил итә.
Кичә синоптиклар Татарстанда, Казанны да кертеп, төнлә һавада һәм туфракта -2 градуска кадәр кырау булырга мөмкин дип кисәткән иде. Шул ук вакытта, 8-10 майда -5 градуска кадәр кырау көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев