Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветеринарлар туберкулезны кисәтәләр

«Аксу-Агро» ҖЧҖнең сөтчелек комплексында туберкулезга каршы профилактик чаралар уздырыла.

Бу – терлекләрнең хроник агымлы йогышлы авыруы. Бу авыру агымы, барлыкка килүе буенча күп төрле һәм төрле органнарны зарарларга мөмкин. Бөтен организмның туберкулез белән зарарлануы мөмкин – аерым алганда, үпкәләр, ә бу какырык белән ютәлләүгә китерә. Нәтиҗәдә куркыныч йогышлы авырудан хайванның үлеменә китерә торган хәлсезлек башлана.

Ветеринария берләшмәсе белгечләре мөгезле эре терлек организмына, аны авырудан саклау өчен, ветеринария кагыйдәләре буенча энәсез инъектор белән махсус препарат кертәләр.

Мөгезле эре терлекләрне туберкулезга каршы профилактикалау ике айдан башлап үткәрелә.

Чара аллергия ысул белән туберкулезны иртә диагностикалауга юнәлтелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев