Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Ветеринариядә очраклы кешеләр булмый

Район ветеринария берләшмәсендә лаборатория иң мөһим бүлекчәләрнең берсе булып тора.

Район ветеринария берләшмәсе лабораториясенең көндәлек эше район территориясендә

хайваннарның куркыныч авыруларына юл куймый. Ветеринария берләшмәсендә лаборатория хезмәткәрләренең эшчәнлеге терлекчелек тармагы һәм халык сәламәтлеге иминлеген тәэмин итү өчен бик мөһим.

Ветеринария табибы Ринат Миргалиев җитәкчелегендә бу бүлекчәдә төрле юнәлешләр буенча белгечләр эшли. Белгечләрнең эш кораллары – микроскоп, төрле көпшәләр, киптерү шкафлары. Чит кеше өчен аларның ни өчен кулланылышы бөтенләй аңлаешсыз. Коллектив зур түгел, тату, монда дустанә, үзара аңлашу, күтәренке кәеф хөкем сөрә. Ел дәвамында биредә 20 меңнән артык тикшеренү эшләре үткәрелә.

Лаборантка Ирина Крайнова сынауларны кабул итү һәм кан сүлен тикшерүгә әзерләү эшләрен алып бара. Табиб-серолог Елена Чурбанова терлекләрнең биоматериаллары буенча йогышлы авырулар булу-булмавына тикшерүләр үткәрә. Ветеринар-санитария эксперты Валентина Карпухина терлекчелек продукциясенә – ит, сөт, май, балга экспертиза ясый.

Җитәкче Ринат Миргалиевның бурычы – эшне контрольләү һәм эш мәгълүматларын компьютерга кертү. Лаборатория хезмәткәрләре көн саен беренче карашка игътибарга ташланмаган, кызыклы да, җиңел дә кебек тоелган эшне башкаралар. Әмма, авыруларның хайваннар һәм кешеләр өчен нинди куркыныч тудыруын күздә тотканда, бу процессның әһәмиятен бәяләп бетерү җиңел түгел.

Шулай итеп, ветеринариягә кешеләр йөрәк кушуы белән киләләр дигән нәтиҗәгә киләсең, шуңа күрә бу өлкәдә очраклы кешеләр булмый.

– Лаборатория хезмәткәрләре – югары дәрәҗәдәге профессионаллар, – дип билгеләп үтте район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин. – Аларның әлеге тармакта эшләү тәҗрибәләре зур. Алар үз бурычларын зур җаваплылык хисе белән башкаралар.

Ел саен ветеринария лабораториясе тарафыннан шәхси һәм җәмәгать секторында планлы диагностик тикшеренүләр үткәрелә. Бу – бик зур эш күләме. Берничә ел дәвамында Аксубай районы бруцеллез кебек куркыныч авыру буенча уңышлылар рәтендә. Ә соңгы елларда сөт терлекләренең лейкоз белән авыруы сизелерлек кимегән. Бу терлекчелектә эшләүче хезмәткәрләрнең ветеринарлар белән үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе. Әлбәттә инде, монда лаборатория белгечләренең дә тырышлыгы зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев