Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветеринария хезмәте Аксубай районы халкына африка дуңгыз чумасына һәм кош гриппына юл куймау кагыйдәләрен аңлата

Ветеринария хезмәте белгечләре куркыныч авыруларны – африка дуңгыз чумасын һәм кош гриппын профилактикалау өчен районның торак пунктларында яшәүчеләр белән очрашалар.

ТР Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чараларны оештыру бүлеге җитәкчесе Эмиль Шаһимуллин һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рәис Хөснуллин Иске Тимошкино һәм Иске Үзи авыл җирлекләрендә яшәүчеләр белән очраштылар. Гражданнар җыеннарында тыңлаучылар игътибарына дуңгызларны тоту кагыйдәләре һәм бу куркыныч авырулар килеп чыкканда шәхси хуҗалыкларга куркыныч янаулар турында гади, үтемле формада җиткерелде. Белгечләр шулай ук Сөнчәле авылында һәр ишегалдын йөреп чыктылар һәм мал хуҗаларына терлекләрне тоту кагыйдәләре һәм авыру куркынычы турында искәрттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев