Аксубай яңалыклары

Аксубай районы "Авыл таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Ветеранга бакчасын тәртипкә китерергә булыштылар

Аксубай 2нче мәктәбенең 8-9 сыйныф укучыларының хезмәт отряды педагогик хезмәт ветераны Николай Янилкин янында булдылар.

Болар – Дарья Синдимирова, Клим Чукашов, Юлия Мельникова, Изабель Антонова, Якуб Зәйнуллин, Егор Еруславкин, Анна Фәхретдинова, Регина Кондратьева, Дарья Тимофеева һәм Софья Пименова. Балалар ярдәм итәргә – йорт яны участогын тәртипкә китерү теләге белән килделәр, чөнки Николай Андреевичка авыр бакча эшләрен башкару кыен.

Укучылар түтәлләрне тырышып утадылар, бәрәңгене өйделәр, алмагачлар һәм куаклар тирәсен йомшарттылар, чүп үләннәрен йолкыдылар. Эшләгәндә шаярттылар, көлештеләр.

Мондый ярдәм гамәли яктан гына мөһим түгел. Укучылар өчен бу өлкән буынга игелек һәм хөрмәт дәресе, озак еллар үзләрен мәктәптә эшләүгә, балаларга тәрбия һәм белем бирүгә багышлаган кешеләргә рәхмәт белдерү мөмкинлеге.

– Мин балаларга һәм аларның укытучысы Чулпан Бәһаветдиновага ярдәмнәре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен. Минем бөтен тормышым мәктәп һәм укучылар белән бәйле: мин аларда Ватанга мәхәббәт, үткәнгә һәм өлкән буынга хөрмәт тәрбияләргә тырыштым. Яшь буынның бу кыйммәтләрне саклавын күрү шатлыклы. Күп еллар дәвамында лаеклы ялдагы кеше буларак, үзем эшләгән мәктәпләрнең игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшим. Бу игътибар өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев