Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ветеран мәктәпкә китаплар бүләк итте

Педагогик хезмәт ветераны Геннадий Горбатов озак еллар немец теле укыткан туган мәктәбенә шәхси архивын бүләк итеп тапшырды.

Анда 1нче Аксубай урта мәктәбен тәмамлаучылар һәм районда танылган кешеләр турында материаллар тупланган папкалар.

Алар арасында күренекле дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, хәрби, әдәбият эшлеклеләре бар.

Ветеран-укытучы интеллектуаль спорт сөючеләргә «Шашка» журналының 20 санын, «Каисса» Аксубай шахмат клубы газетасының 30 санын һәм Адель Купцов чыгарган Аксубай шахмат альманахын бүләк итте.

Геннадий Александрович элекке укучылары, бүгенге көндә чит телләрдән белем бирүче укытучыларга сүзлекләр һәм методик әсбаплар тапшырды. Моннан тыш, мәктәп китапханәсенә кайчандыр мәктәп укытучылары А.А. Трофимовныкы, А. А. Журавлеваныкы, Е.М. Тимирясовныкы булган китапларны, шулай ук Александр Заварихинның, Василий Волковның китапларын, Геннадий Якимов-Пилакның, Валерий Мартынов-Туктарның, А.И. Купцовның шигырьләр җыентыкларын, В.Н. Зотов мәкаләләре язылган “Казан”журналын тапшырды. Аларны авторлар Горбатовлар гаиләсенә бүләк иткән булганнар.

Валерий һәм Геннадий Горбатовлардан шулай ук мәктәп китапханәсенә танылган рус, совет һәм чит ил авторларының кырык китабы бүләк булып килде.

– Минем гомерем буе хезмәт куйган мәктәп өчен һәрвакыт ниндидер яхшылык эшләү теләгем бар иде, – дип аңлатты ветеран-педагог үзенең бу гамәлен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев