Венгер вакыйгаларында катнашкан
Аксубайлы Рәҗәб Әгъләмиев 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Районда аны, нефтеразведканың алыштыргысыз автобус йөртүчесе буларак хәтерлиләр. Ул вакытта бу вахта ташуда гына файдаланылмаган бердәнбер автобус була. Ул район буйлап мөһим эшләр буенча хәрәкәт иткән – нефтьчеләрне генә ташып калмыйча, район советы йөкләмәсе буенча барлык район чараларында да катнашкан.
Рәҗәб Әхмәтҗан улы Әгъләмиев тумышы белән Яңа Ибрай авылыннан, җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, армиягә киткәнче колхозда эшли, Житомирда хезмәт итә.
Ул – тарих дәреслегенә Венгер восстаниесе буларак кереп калган Венгриядә хәрби хәрәкәтләр катнашучысы. 1956 елдагы фетнәне бастыруда Рәҗәб Әгъләмиев ВНР территориясендә вакытлыча урнашкан Совет Армиясе хәрби часте составында катнаша.
Сүз уңаеннан, Әгъләмиевлар гаиләсендә хәрби бәрелешләрдә катнашучыларның өч буыны – Рәҗәб Әхмәтҗан улы үзе, аның улы Илдус (Әфган сугышы катнашучысы) һәм оныгы Шамил (махсус хәрби операциядә катнашучысы).
– Сугыш хезмәте миңа җиңел бирелмәде, барыннан да элек, тел аркасында, русча бер кәлимә сүз белми идем, взвод командиры: «Әгъләмиев, җырла!» – дип, команда биргәч, мин татарча җырлап җибәрә идем. Рус сүзләрен блокнотка язып бардым. Шоферлыкка имтихан тапшырганда, сорауларга җавапларны, төшенсеннәр өчен, бармакларым белән аңлаттым. Ике ел эчендә, әлбәттә, телне дә өйрәндем, шофер һөнәрен дә үзләштердем, – дип сөйләде ветеран.
Армиядән соң Рәҗәб бераз колхозда эшләп ала, аннары туганнан туган абыйсы чакыруы буенча Донецкка яшәргә китә. Ләкин туган җир үзенә тарта. Һәм ул кайтып авылдаш кызга өйләнә. Яшь гаилә Яңа Чишмә районында яши башлый, Рәҗәб район кулланучылар җәмгыятендә машина йөртүче булып эшли, әмма йортны Яңа Ибрай авылында торгыза. Ә аннары ул “Победа”да рәисне йөртә башлый. Бер елдан соң, аның туган көнендә аларның беренче кызлары – Гөлсинә дөньяга аваз сала, аннары бер-бер артлы тагын дүрт бала туа. Авылда тормыш авыр, акчасыз була.
– 1960 елның февралендә әти Аксубайга китте, ә көзен бөтен гаиләне бирегә алып килде, – дип искә алды кызы Гөлсинә. – Нефтьчеләр бистәсендә менә шулай яшәдек.
Рәҗәб Әхмәтҗан улы 30 ел нефтеразведкада машина йөртүче булып эшли – вахта йөртә, юлга топограф белән чыга. Юбиляр 30 ел бер хокук бозусыз һәм авариясез эшләгән машина йөртүче буларак районның Дәүләт автоинспекциясе тарафыннан билгеләп үтелгән! Ә аның фотосы эшчеләр бистәсе үзәгендә Мактау тактасыннан төшми! Ветеранның тырыш хезмәте өчен алган күп кенә грамоталары һәм бүләкләре бар.
90 яшендә дә ул сәламәтлегеннән зарланмый, еллар ничек узган, дигән сорауга шаяртып:
–Барысы да яхшы, сугышта кычыткан ашадык, хәзер ит ашыйбыз! – диде һәм – безне әбинең сыеры һәм 25 сутый бакча ачлыктан коткарды. Бәрәңгене сөт белән ашый идек, кабак үстерә идек. Шулар аркасында исән калдык. Гәрчә салымнар да аз түгел иде, аена бер сыердан 250 литр сөт тапшырырга кирәк иде, – дип дәвам итте сүзен тантана сәбәпчесе.
Пенсиягә чыккач, Рәҗәб Әхмәтҗан улы мәчеткә йөри башлый, әлегә кадәр җәяү йөри, гыйбадәт кылырга нәкъ менә шулай йөрергә кирәк, ди ул. Хәзер ул төпчек кызы Фәния гаиләсе белән яши, кызы Гөлсинә, уллары Илдус һәм Рәфис гел янына килеп йөриләр. Казанда яшәүче кызы Гөлшат та әтисе йортында еш кунак. Балалары әтиләренә һәм авырып вакытсыз гүр иясе булган әниләренә һәркайсына белем биргәннәре һәм аякка басарга ярдәм иткәннәре өчен рәхмәтле. Кызы Гөлсинә – педагог, уллары районда беренчеләрдән булып җиһаз җитештерә башладылар, кызы Фәния автозаправкада эшли.
Әгләмиевлар районда хезмәт сөючән, тәртипле, ихтирамга лаек гаилә. Әгләмиевларның балалары үзләре әти-әни, әби-бабай булганнар инде. Әмма гаилә йолаларына нигез салган Рәҗәп Әхмәтҗан улы гаиләнең аксакалы булып кала.
Бу көнне хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесе Алмаз Мингулов һәм Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров җылы котладылар, исәнлекле озын гомер теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев