Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанын яратучы ватанпәрвәр

Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов. 1923 нче елның 23 нче апрелендә ТАССРның Аксубай районы Яңа Ибрай (Чәтрән) авылында укытучы Әдһәмов Мәхмүт Мотыйгулла улы гаиләсендә туа.

Озакламый әнисе, Нәсимә ханым бик нык авырып китә. Аны Мамадыш ягындагы туганнары тәрбияләп соңгы юлга озатканнар. Чөнки укытучы хезмәтендә булган Мәхмүткә авыру тәрбияләү мөмкин булмый. Шуңа да бәләкәй Алмаска ана назы бик аз эләгә. Сабыйлыкта булган Алмас хәтерендә, әнисе турында томанлы хәтирәләр генә калган.

Кечкенә Алмасның балачагы туган авылы Чәтрәндә уза. Авылның искиткеч матур табигате: елгалар – күлләр, урман – болыннар, үрләр – чокырлар, кизләү – коелар... балачактан күңеленә нык уелып калган Чәтрән мизгелләрен ул бүген дә бик зур рәхәтлек белән искә ала. Ул сөйләгәндә үзенең балачак дусларын, уеннарын, су керү, балык тотуларны искә ала. Сөйләве шундый тәэсирле, үзең дә сизмәстән син аның белән, аның балачагында сәяхәт итәсең...

Ул туган авылы башлангыч мәктәбендә дүрт сыйныфны тәмамлый.

Ул заманда укытучыларны берничә ел эшләгәннән соң башка мәктәпләргә күчереп йөртү гамәлдә булган. Мәхмүт Әдһәмов гаиләсе дә күчешләр чорын башлап җибәрә. Беренче Май районының Кармыш, Лашман, Шөгер районының Сугышлы, Тельман районының Колбай-Мораса, Яңа Чишсә районының Татар Волчые авыл мәктәпләрендә эшләргә туры килә Мәхмүткә, ә гаилә аның белән. Тормышта рус телен белүнең әһәмиятен яхшы аңлаган педагог Мәхмүт Әдһәмов улы Алмасны Аксубайдагы рус мәктәбенә бирә. Анда ул 1937 елда сигезенче сыйныфны тәмамлый. Зур теләк белән уку, тырышлык аңа сигез сыйныфны алты елда тәмамлау мөмкинлеген бирә.

1935 елда ВЛКСМ сафларына керә. 3904392 санлы комсомол билеты йөртә.

1938 елда Алмас, Әдһәмовлар гаиләсенең педагоглык династиясе традициясен дәвам итү нияте белән Чистай педагогия рабфагына укырга керә һәм 1940 елда тәмамлый. Гомерен хәрби хезмәткә багышласа да, яшьлектә алган педагогик белем тормышта Алмаска кирәк булгалый әле. Яшь егет ул вакытта ук үз алдына куйган максатка ирешүдә үҗәтлеге белән аерылып тора. Ничек кенә авыр булмасын, көндез укып, кичен һәм каникул вакытларында бераз акча табу өчен пристаньдә эшли.

Рабфакны тәмамлаганнан соң, югары белем алуга омтылыш аны Урал якларына алып килә. Свердловск шәһәрендәге Урал индустрия институтында белем алуын дәвам итә. Сугыш башланыр алдыннан югары уку йортларында стипендия бирүләр туктатыла, ничек булса да яшәү, лаеклы белем һәм һөнәр алу өчен Алмас, курсантлары дәүләт тәэминатында булган хәрби училищега укырга керергә карар кыла.

1941 елда Алмас Әдһәмов Свердловск хәрби җәяүле гаскәрләр училищесында хәрби фән серләренә өйрәнә. Башланып киткән сугыш уку процессына үз төзәтмәләрен кертә, 1941 елның августында Алмас укыган курс тизләтелгән программа белән ашыгыч рәвештә училищены тәмамлый. Яшь лейтенант – пехотачы Әдһәмовны яңа формалашкан 357 нче укчылар дивизиясенә билгелиләр. Сугыш кызганнан-кыза бара. Стратегик инициативаны эләктереп, дошман төп юнәлешләрдә һөҗүмне көчәйтә бара.

Фашистларның бөтен көче Мәскәүне алуга юнәлдерелгән. Гитлер Кызыл Мәйданда җиңү тантанасы турында хыяллана.

1941 елның декабере. Алмас сугышка керә һәм Калинин шәһәре янында беренче сугыш чирканчыгы ала. Ананн соң Калинин фронты составында Ржев, Сычев өчен канкойгыч сугышларда катнаша (“Ржев” кинофильмын күңелдән кичерик).

Алмас Әдһәмов взвод командиры, пулемет ротасы командиры урынбасары вазыйфаларында үз сугышчылары белән көрәшкә күтәрелә. 1942 елның февралендә яшь офицер беренче тапкыр яралана. Госпитальдә дәваланганнан соң кабат Калинин фронтына әйләнеп кайта. 1944 елдан Балтик буе фронты составында дошманга каршы көрәшә, сугыш барышында берничә тапкыр яралана. Сугыш азагында инде ул капитан, сугышчан батырлыклары өчен орден һәм медальләр белән бүләкләнә.

1945 елның 24 июне. Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов Мәскәү шәһәренең Кызыл Мәйданында Бөек Ватан сугышында Җиңү хөрмәтенә уздырылган Парадта җиңүчеләр сафында атлый. Ә 1985 елда Җиңүнең 40 еллыгы, 2000 елда 55 еллыгы уңаеннан уздырылган Парадларда сугыш ветераннары коллоннасы башында була. Җиңүнең 50 еллыгы көннәрендә АКШта җиңүче союздаш илләр ветераннары белән очрашуда катнаша.

Сугыштан соң да Алмас Мәхмүт улы хәрби хезмәттә. Аның гомуми хәрби стажы 48 ел. 1948-1955 елларда Михаил Фрунзе исемендәге Хәрби Академиядә белем ала һәм параллель рәвештә

Мәскәү өлкәсе Солнечногорск шәһәрендә “Выстрел” курсларында хәрби фән укыта. СССРның югары чиндагы хәрбиләре катнашында үткәрелгән киңәшмәләрнең берсендә Оборона Министры, маршал Г.К. Жуковка “Сугыш коралларының яңа төрләре” турында доклад ясый. Академиядән соң Мәскәү хәрби округында, 1961 елдан 1966 елга кадәр Германия Демократик Республикасында мотоукчылар полкы командиры дәрәҗәсендә Совет гаскәрләре төркемендә хезмәт итә. Алман телен камил белүче.

1971-1973 елларда ул оборона Министрлыгының “Военный вестник” журналының баш редакторы. Ул баш редакторлык иткән чорда гомум гаскәри журнал үзенең 50 еллык юбилеен үткәрә. Журнал эшчәнлек нәтиҗәләре уңаеннан РСФСР Югары Советы Президиумының Почет грамотасы белән бүләкләнә.

1973-1987 елларда Алмас Мәхмүт улы СССР оборона министрлыгының Баш инспекциясендә өлкән инспектор. 1978 елда генерал-майор дәрәҗәсе бирелә. Бу чорда тәҗрибәле хәрби инспектор барлык хәрби округларда булып, хәрби көчләрнең барлык төрләре һәм техникалары буенча да эш итәргә туры килә. Иң әһәмиятлесе ул кешеләр, кадрлар белән эш итүгә зур игътибар итә. Иң беренче үзенә һәм башкаларга карата таләпчәнлек аның эшчәнлегендәге иң кирәкле сыйфат була.

Ул Кызыл Байрак, 1 дәрәҗә Ватан сугышы, 2 Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә “СССР Кораллы көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” орденнары һәм күпсанлы медальләр белән бүләкләнә.

Отставкага киткәннән соң да Алмас Әдһәмов офицерларга хас энергия белән Ватанга хезмәт итү дәвам итә. Озак еллар дәвамында Мәскәүнең Олимпия авылы районы Ветераннар Советы әгъзасы, Мәскәү шәһәренең Татарлар җәмгыятендә иң актив татарларның берсе. Ул Татарстан Республикасының Мәскәүдәге вәкиллегендә дә көтелгән кунак.

Яшьрәк чагында генерал Казанга, Чистайга, Аксубайга, Чәтрәнгә, Сөлчә Башка еш кына кайткалады, әтисе Мәхмүт аганың 75, 80, 90 яшьлек юбилейларын зурлап үткәрде. Яңа Ибрай мәктәбенең 100 еллыгы, Мансур Абдрахмановның тууына 90 ел тулу тантаналарында рәсми кунак буларак катнашты.

Хәрби инспектор булган дәверендә Казанга, Идел буе хәрби округына, Оренбургка килгән чакларында берничә тапкыр Чәтрән авылы читенә вертолет белән төшеп әтисенең хәлен белеп чыгуын авылның өлкән буын кешеләре әле дә кызык итеп искә алалар. Чөнки авыл читендә генә шаулаган вертолет тавышы бөтен авылны кузгата, ә бала-чага инде рөхсәттә сорап тормый шул якка томырыла торган иде.

Алмас Әдһәмов тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Улларының икесе дә әтиләре сукмагыннан китеп хәрби хезмәтне гомерлек юлдаш итәләр. Бер уллары полковник, икенчесе подполковник дәрәҗәсендә запаска киткәнчә ватанга хезмәт итәләр.

Генерал-майор Алмас Әдһәмов илебез оборона Министрлыгы тарихында якты эз калдыра. Аны туган ягында да онытмыйлар һәм яхшы беләләр. Аксубай район музеенда аның турындагы бүлек бар. Туган авылы Яңа Ибрайдагы “Туган як” музеенда шәхси хәрби киемнәре, күпләгән фотосурәтләре, биографик, автобиографик белешмәләр, газета-журнал язмалары тупланган зур бүлек булдырылган. Шунда ук аның үз кулы белән язылган авылдашларына, мәктәп укучыларына һәм укытучыларына мөрәҗәгатьләре саклана. Аның исемен киләчәк буыннарга җиткерү нияте белән авыл үзәгендә бронза бюсты да куелды.

Туган ягын, туган авылын, аның кешеләрен, табигатен өзелеп яратучы Ватанпәрвәр шәхес еш кына авылдашлары белән элемтәгә чыга, озак итеп сөйләшә, сораша, яхшы изге теләкләрен җиткерә.

Үз чиратында авылдашлар, мәктәп укучылары да Генерал белән элемтәгә чыгалар, туган көнне, бәйрәмнәр уңаеннан тәбрик-котлаулар җибәрелә.

Район башлыгы Камил Гилманов та Алмас Мәхмүт улы белән еш кына элемтәгә керә.

“Миңа кемнәр генә шалтыратмый, минем белән кемнәр генә аралашмый. Ә минем өчен шуларның иң кадерлесе туган ягымнан, туган авылымнан килгән хәбәрләр. Бу минем өчен иң яхшы бальзамнардан да яхшырак” – ди генерал-ветеран.

Авыл баласы, татар егете, Бөек Ватан сугышы, СССР һәм Россия кораллы көчләре ветераны Алмас Мәхмүт улы Әдһәмов күптән түгел үзенең 97 яшен тутырды. Алдагы гомер юлың да исәнлектә үтсен иптәш генерал.

 

Яңа Ибрай авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров.

Фото: гаилә архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев