Ватанны яклау һәм куркынычсызлык нигезләре укытучылары квалификацияләрен күтәрделәр
Район мәктәпләренең Ватанны яклау һәм куркынычсызлык нигезләре укытучылары Чистайда «Ватан» хәрби-патриотик эш үзәге базасында квалификация күтәрү курслары узды
Курслар программасының темасы яңа уку фәненең практик курсын укыту үзенчәлекләре булды.
Өч көн дәвамында район мәктәпләреннән 20 укытучы Ватанны яклау һәм куркынычсызлык нигезләре теориясен һәм укыту методикасын тыңладылар.
Махсус хәрби операция зонасында булган инструкторлар укытучыларны пилотсыз очкычлар белән идарә итү ысуллары, утлы әзерлек һәм заманча сугыш элементлары, шулай ук тактик медицина белән таныштырдылар.
Курсларны оештыручылар махсус хәрби операция алып барылган шартларында өлкән сыйныф укучыларының башлангыч хәрби әзерлек күнекмәләренә ия булырга тиешлегеннән чыгып эш иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев