Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватанга патриотик эштә катнашып хезмәт итәргә мөмкин

Менә өч ел инде районда «Ватанга хезмәт итәм хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары (инвалидлары) иҗтимагый оешмасы эшли.

Оешма составына кемнәр керә, ул нинди бурычларны үти, бу чорда нинди эшләр башкарылган – болар хакында ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин белән сөйләшәбез.

– Кораллы Көчләрдә хезмәт итү теләсә кайсы ир-егет өчен эзсез уза алмый. Ничек кенә булмасын, армия – ул тормыш, җәмгыятьтә үзара мөнәсәбәтләр мәктәбе. Армия яшь кешене тормышның кадерен белергә, Ватанны яратырга өйрәтә. Һәм боларны әлегә чынбарлык кыйммәтләрен аңламаган кешеләргә җиткерергә кирәк. Районда актив һәм битараф булмаган сугышчылар арасыннан патриотик хәрәкәтләр формалаша. Өч ел элек барлык төр гаскәрләр вәкилләре «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый ветераннар оешмасына берләштеләр һәм бердәм программалар һәм бурычларны үтәүне гамәлгә ашыралар.

– Әлеге оешманы кем җитәкли?

– Хәрби хезмәт ветераннары, патриотик хәрәкәтләр активистлары һәм лидерлары. Болар – «Яшь Армия» балалар һәм үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе – Алексей Никитин, Германиядә һәм Варшава килешүе илләрендә Совет гаскәрләре төркеме ветераннары берләшмәсе рәисе – Руслан Терегулов, стратегик билгеләнештәге ракета һәм артиллерия гаскәрләре сугышчы-ветераннары берләшмәсе рәисе – Виталий Маркин, чик сакчылары ветераннары берләшмәсе рәисе – Алексей Бобов, Әфганстан сугышы һәм башка локаль хәрәкәтләр ветераннары берлеге рәисе – Владимир Крайнов, Диңгезчеләр җыены рәисе – Анатолий Скворцов. Иҗтимагый оешма алдында торган барлык мәсьәләләрне без бергәләп хәл итәбез, эшне анализлыйбыз, планнар һәм бурычлар билгелибез. Безнең оешманың секретары булып Наталья Егорова тора. Армиядән соң мөһим патриотик эшләрдә катнашып та Ватанга намуслы хезмәт итәргә мөмкин. 2022 елдан безнең оешма республика ветераннар хәрәкәте составына керде.

– Виталий Федорович, «Ватанга хезмәт итәм» оешмасы нинди эшләрне башкара?

– Бу өч ел безнең өчен мөһим эшләргә, очрашуларга, төрле чараларга бай булды. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә шактый эшләр башкарылды: барлык белем бирү оешмаларында да бүгенге көнгә кадәр Батырлык дәресләре, һәлак булган якташлар истәлегенә патриотик юнәлештәге спорт ярышлары үткәрәбез, өлкән сыйныф укучыларының кыр-өйрәнү җыеннарында катнашабыз, укучыларга хезмәт турында сөйлибез. Стройда йөрү бәйгесендә җиңгән команда өчен без «Ватанга хезмәт итәм» күчмә кубогын тапшыруны гамәлгә керттек.

Оешманың төп бурычларыннан берсе – якташ-геройлар турындагы хәтерне саклау. Ветераннар хәрәкәте катнашында Әфганстанда һәлак булган якташларның каберләрендә тәртип урнаштырылды, обелисклар һәм һәйкәлләр төзекләндерелә, яңа стелалар һәм обелисклар куела.

2022 елда безнең өчен тагын да истәлекле булды, район җитәкчелеге һәм, халык, иганәчеләр, районнан читтә яшәүче якташлар ярдәме белән Ватан геройлары мемориаль комплексы төзелде. Аны ачу безнең өчен дулкынландыргыч та, истәлекле дә булды.

Иҗтимагый оешма вәкилләре призывникларны Россия армиясе сафларына тантаналы озатуларда даими катнашалар. Алар шулай ук өлешчә мобилизацияләү чорында иптәшләрен озаттылар. Безнең ветераннар мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм җыюда берничә тапкыр инициатор булдылар һәм алар бу ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтәләр. Бу миссияне Анатолий Скворцов һәм Флен Зәйнуллин һәм калган иптәшләребез намус белән башкара. Шулай ук мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләсен дә контрольдә тотабыз.

– Элекке сугышчыларның иҗтимагый эше хөрмәткә лаек. 9 май – Җиңү көнендә «Ватанга хезмәт итәм» вәкилләре мәйдан буйлап атлап узганда, халык сокланып туймады.

– Без Дан мемориалы янында хәрби гаскәрләрнең истәлекле даталарын бәйрәм итәбез, бу тантаналарны күп кеше күрә. 2020 елдан без Җиңү Парадында даими катнашабыз. Массакүләм чаралар вакытында сугышчы-ветераннарның хәрби формада пәйда булуы теләсә нинди тантанага аерым әһәмият бирә. Оешмага карата җәмгыятьнең игътибары – безнең көчебезне, мөмкинлекләребезне тану, кешеләр бездән мөһим эшләр көтәләр һәм без аларны үтибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев