Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ватан өчен һәлак булганнарның хәтерләренә лаек булырга

Безнең тыныч киләчәгебез өчен Бөек Ватан сугышында һәлак булган Беловка авылы халкы турында истәлек яши – бу хакта туган якны өйрәнүче Сергей Уланов сөйләде

 – Без фронтта һәлак булган һәр геройның исемен беләбез, аларның исемнәре дан мемориалында мәрмәр ташка уеп язылган.

Авыл халкы якташларыбыз турындагы изге хатирәләрне хөрмәтләп саклый, – ди ул. – Фронтовиклар буенча эзләү эшләре тукталмый.

Туган якны өйрәнүче Санкт-Петербургта яшәүче авыл кешесе Василий Полоруссов турында сөйләде. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташлары җирләнгән урыннарга бара. Беловкалылар белән даими элемтәдә тора, каһарман авылдашлары җирләнгән урыннарны ачыклый һәм аларның каберләренә барып, аларны искә алуны үзенең бурычы дип саный. Ул Беловка кешеләре җирләнгән обелискларның фотоларын авылга җибәрә.

Ел саен 9 майда Василий Михайлович бабасы Иван Иванович Полоруссов каберенә бара. Ул – танылган чуаш шагыйре Николай Полоруссов-Шелебинең энесе. Ул Беловкадан 1941 елның 12 ноябрендә фронтка китә һәм 1943 елның 14 ноябрендә Псков өлкәсенең Пустошинск районында һәлак була. Аның хатыны Ирина Емельяновна өч бала белән кала (Михаил – 1925-2007 еллар), Зинаида (1928 елгы), Фекла (1932-2018 еллар). Зинаида Васильевна гына исән, ул Аксубайда кызында яши. Фронтовикның кызы әтисенең фронттан язган хатларын кадерләп саклый. Менә 1943 елның 17 октябрендә Полоруссов Иван Ивановичтан килгән хатларның берсе. Хат чуаш телендә (кайбер урыннарда аңлаешсыз) язылган, аны тәрҗемәсен тәкъдим итәбез.

«Мин әлегә исән. Сез анда ничек яшисез? Хәлләрегезне, сәламәтлегегезне беләсе килә. Сезне бик күрәсем килә. Хатны алгач, һичшиксез, җавап языгыз. Бу хатны мин Калинин өлкәсе, Торопец шәһәреннән җибәрәм. Без бүген бу шәһәрдән китәбез. Сез барыбер хат языгыз, безне адрес буенча эзләп табалар. Сау булыгыз, барыгызга да кайнар сәлам җибәрәм. Бөтен туганнарга миннән сәлам әйтегез. Минем адрес: п/п 29164». Туган як, кадерле кешеләрне ярату һәм сагыну хисләре белән тулган кыска гына хат. Быелның июлендә фронтовик Василий Михайловичның оныкчыгы Карелиягә барган, 1941- 1944 елларда әлеге төбәк территорияләрен фашистлардан азат иткәндә һәлак булган якташларның каберләрендә булган, ул урыннардан фоторәсемнәр җибәргән.

1944 нче елда Карелия фронтында безнең якташлар – шагыйрь Петр Михайлович Гаврилов-Меречен һәм Беловка кешесе Кольцов Петр Иванович сугышкан. Петр Гаврилов бу турыда үзенең бер шигырендә яза һәм бу җыентыкны Беловка мәдәният йортына бүләк итә.

– Ул елларда мин мәдәният йортында эшләдем, без китапларны шатланып кабул иттек, шагыйрьнең авыл халкы белән очрашуын оештырырга уйладык, чара сценариен әзерләдек, – дип искә алды Сергей Уланов. – Китаплар белән бергә ул мәдәният йорты хезмәткәрләре өчен хат та җибәргән иде. Анда мондый сүзләр язылган:

«Мин яраланып, кан эчендә ятканда, миңа Беловка егете Петр Кольцов ярдәм итте, мине сугыш кырыннан алып чыкты һәм шул рәвешле минем гомеремне саклап калды. Аның өчен күңелем әрни: июль башында Кольцов авыл яралана, икенче көнне ул вафат була. Һәлак булган сугышчы истәлегенә мин сезгә менә бу китапларны җибәрәм. Авылдашыгыз Елизар Селиванов та безнең белән көрәште. Ул да бу якты дөньяда юк инде, сугыштан соң ул озак еллар милициядә хезмәт итте. Минем Беловкадан китап укучылар белән очрашасым бик килә. Бу китапларны киләчәк буыннар өчен саклагыз. Кайнар сәлам белән Петр Гаврилов. 2012 елның 1 июле».

Ләкин, Петр Гаврилов бу вакытта авырый торган була, очрашуга кайта алмый, балалары аны шәһәргә алып китәләр һәм ул тиздән бакыйлыкка күчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев