Ватан горурланырлык итеп хезмәт итегез
18 ноябрь иртәсендә Татвоенкоматның җыелу пунктына Аксубай егетләренең икенче төркемен озаттылар.
Бу көн Аксубайның 12 егете өчен истәлекле булды. Элеккеге хәрби комиссариат бинасы ишегалдына аларны армиягә озатырга килгән йөзләгән кеше җыелды. Көн яктырып кына килгән мәл, алар җыелган мәйданчыкны бары тик фонарьлар гына яктыртып торды.
Күпләр, кадерле кешеләре белән бер елга саубуллашып, битләре буйлап тәгәрәгән күз яшьләрен сөрттеләр. Хәрби марш булачак солдатларның кәефләрен күтәрде. Юлга кузгалыр алдыннан гадәти процедуралар үткәрелде һәм булачак солдатларга якын кешеләре белән хушлашыр өчен берничә минут вакыт бирелде. Әти-әниләр, туган-тумачалар егетләргә хәер-фатихаларын бирделәр.
– Минем өчен кайгырмагыз, елама әни, син бит беләсең, барысы да яхшы булачак! – дип якыннарын тынычландырды зәңгәр курткадагы төз гәүдәле егет.
Бер ел сизелми дә үтеп китәчәк һәм аннан соң барысы да элеккечә, хәтта яхшырак та булачак.
Егетләр ныклы ихтыярлы булып, көч туплап кайтачаклар. Һәм аларның хәрби билет белән абруйлы эшкә урнашу мөмкинлекләре пәйда булачак. Һәркайсы үзенең тормыш планын төзиячәк, ә аларны тормышка ашыруда Кораллы Көчләр сафларында үткән хезмәт ярдәмгә киләчәк. Музыка тынды, егетләрне бер сафка тезделәр.
– Хөрмәтле булачак солдатлар, өлкән иптәшләрегез кебек, намуслы хезмәт итегез, – диде Аксубай һәм Чирмешән районнары хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. – Сезнең барысы да имин булачагына без ышанабыз. Хәрби комиссар егетләрнең күпчелеге безнең район шефлыгында булган Самарадагы хәрби частьтә хезмәт итәчәкләре турында хәбәр итте. Калганнарын исә башка төбәкләрдәге хәрби частьләргә билгелиячәкләр.
Аксубай егетләрен армия сафларына озату хөрмәтеннән оештырылган тантаналы митингта район җитәкчелеге, район хезмәтләре һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин егетләргә хәер-фатихалы теләкләре белән мөрәҗәгать итте.
– Без горурланырлык итеп хезмәт итегез, – дип белдерде ул. – Районга бары тик Рәхмәт хатлары гына килсен. Без сезнең сау-сәламәт булып, чыныгып кайтуыгызны көтәбез!
– Сезнең өчен үтә җаваплы вакыт башлана – Ватанга хезмәт итү, – дип ассызыклады үзенең чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. – Сынауларны намус белән үтегез. Хәерле юл сезгә!
Сафка тезелгән егетләр чыгыш ясаучыларның сүзләрен игътибар белән тыңладылар. Юлга кузгалыр алдыннан аларның һәрберсе район исеменнән кул сәгатьләре алды.
Бу көнне РФның Кораллы Көчләре сафларына Евгений Андреев (Урмандеево авыл җирлегенең Сосновка поселогы), Емелькинодан Дмитрий Ильин, аксубайлылар Владимир Убейкин, Аркадий Сапожников, Түбән Татар Майнасы авылыннан Раил Сәгъдиев, Савруштан Александр Сидоров, Яңа Тимошкинодан Руслан Степанов, Иске Ибрайдан Рәҗәп Зөфәров, Ришат Галявов, Нәфис Ганиев, Инсаф Хәйруллин, Савгачтан Александр Леонтьев китте.
Егетләрнең күпчелеге урта-һөнәри белем алырга өлгергән, ә исемлектәге соңгы биш егет – ДОСААФ линиясе буенча хәрби-исәп белгечлеге алган. Бу көннән башлап егетләр алдында зур дөнья ачыла. Алар ерак шәһәрләрне, диңгез, океаннарны, тауларны беренче такыр күрәчәк. Бер елдан соң туган нигезләренә әйләнеп кайткач, без аларның Ватанга ничек хезмәт итүләре турында беләчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев