Ватан герое исеменә дуңгызчылыкта эшләп лаек булган
Бүген Аксубайдан Социалистик Хезмәт Герое Валентина Сорокинаны Ватан геройлары көне белән котладылар.
Каһарман котлауларны профилактик дәвалау узган хастаханәдә кабул итте. Бәйрәм белән аны район башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.
85 яшьлек Социалистик Хезмәт Герое Аксубайда улы Андрей гаиләсе белән яши. Валентина Васильевна өч ул тәрбияләп үстергән, алар халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә үз урыннарын тапкан кешеләр. Җиде оныгы һәм оныкчыклары ветеранны игътибар һәм кайгыртучанлык белән сөендерәләр.
– Сез безнең районның хезмәт данын тәшкил итәсез. Сезнең кебек фидакарь хезмәт куючы аксубайлылар белән районыбыз дан тота, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов, хезмәт героен бәйрәм белән тәбрикләп.
Социалистик хезмәт героеның биографиясе сокланырлык. Валентина Рябова уналты яшендә торф чыгару эшләренә китә. Унсигез яшендә туган колхозында дуңгыз караучы булып эшли башлый. Валентина Васильевна бишьеллык йөкләмәне өч ел ярым эчендә үти һәм тиздән районның иң яхшы дуңгыз караучысына әверелә. 1971 елда ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1973 елда Ленина ордены белән бүләкләнә. 1976 елның декабрендә Валентина Васильевнага Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Валентина Сорокина күп тапкырлар РСФСРның Югары Советы депутаты, КПСС район комитеты, партиянең өлкән комитеты әгъзасы итеп сайлана.
Аксубай дуңгызчылык комплексын сафка бастыру белән, Валентина Сорокина 1991 елга кадәр симертү цехында хезмәт куя. Бүген дә кайчандыр ныклы авыл хуҗалыгы предприятиесе булган хуҗалык өчен аның йөрәге әрни.
–Намуслы хезмәт куйдык, башкача мөмкин дә түгел? Аммиак сеңгән, махсуслашмаган фермаларда ел әйләнәсе резина итекләрдә эшләү сәламәтлеккә тәэсир итми калмады. Әмма тормыш мәгънәле, максатларга ирешүгә омтылу белән тулы, кызыклы иде, – дип сөйли Валентина Васильевна.
Ул хатирәләре белән яши һәм үткән гомер юлы, район һәм республика иминлеге өчен авыл хуҗалыгы производствосындагы казанышлары белән горурлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев