Вакытның кадерен белеп эшли
“Восходящая заря” агрофирмасы “Аксубай” филиалының иң яхшы механизаторларының берсе – Флорид Мингалимов.
Ул шулай ук район һәм республика буенча да иң югары нәтиҗәләргә ирешкән механизатор. Быел – Флорид Мингалимов бөртекле культураларны урып-җыюда иң югары республика күрсәткечләренә ирешкән “Иң яхшы комбайнчы” бәйгесе җиңүчеләре арасына керде.
Механизатор һөнәре нигезләренә Флорид кече яшьтән үк төшенә башлый – олы абыйсы Альфрит белән техника янында кайнаша, ә урып-җыю эшләре вакытында аның белән бергә эшли – комбайнчы ярдәмчесе була.
Шулай итеп, ел арты ел уза, ул игенчелек эшенә чума. Карасу мәктәбен тәмамлаганнан соң Аксубай СПТУга укырга керә һәм “Сөнчәле” совхозында механизатор булып эшли башлый. Аннары – район “Авыл хуҗалыгы техникасы”нда. Предприятие күп тапкыр үзгәртеп корыла, әмма ул, күп кенә хезмәттәшләре кебек үк, үз һөнәренә һәм коллективына тугры кала. Менә инде 30 елдан артык ул авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында тырышып хезмәт куя. Һәм кыр кампанияләре нәтиҗәләре буеча – һәрвакыт алдынгылар арасында.
– Безнең эш җиңел түгел, әмма мөһим, – дип сөйли механизатор. – Штурвал артында утырганда, шул җаваплы эш турында гына уйлыйсың: вакытны бушка уздырмаска, тизлекне киметмәскә.
Бу – чын игенче принцибы. Шундый игенчеләр булганга агрофирма уракны вакытында тәмамлый, шулай итеп уңышның сакланышын тәэмин итә. Эшендә югары уңышларга ирешкәне өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Мактау грамотасы, күп тапкыр район башлыгыннан Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Узган урып-җыю кампаниясе чорында да бишкөнлек нәтиҗәләре буенча район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Миниршат Алимов аңа шундый ук бүләк һәм премия тапшырды.
Аның уллары механизаторлар улларының кече яшьтән үк техникага тартылуларын үз мисалларында дәлиллиләр. Берничә ел элек, өлкән улы Рәдиф әтисе янында штурвал артында утырды. Каникул вакытында комбайнчы ярдәмчесе вазифасын башкарды. Еллар узгач, аны Рифат алыштырды. Һәм ул, берничә еллар дәвамында әтисенә ярдәм итте, яхшы чыныгу алды.
Бердәм гаилә экипажына быел да уңыш елмайды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев