Үзйөрешле машинаны тиешле паспорт белән генә сатып алырга кирәк
Бу хакта гражданнарны ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Илдар Бикмөхәммәтов кисәтә.
ПСМ – үзйөрешле машина паспорты. Бу яңа мини-тракторларга һәм тракторларга кушылган документ, ул үзйөрешле машиналарны Дәүләт техник күзәтчелегендә исәпкә кую өчен кирәк, – дип аңлатма бирде ул. – Тракторны гомуми файдаланудагы юлларда законлы файдалану өчен исәпкә кую кирәк.
Әмма кайбер сатучылар паспортсыз мини-трактор тәкъдим итә (80 һәм 100 мең сумга кадәр). Эш шунда ки, әлеге әйберләр җитештерүче заводлардан законсыз юл белән, азрак бәягә сатып алына. Икенче төрле әйткәндә, запас частьләр – двигатель, рама буларак сатып алына. Аларга ПСМ кирәкми һәм кибеттә белгеч-техниклар тракторны җыялар, детальләрне тоташтыралар. Тракторда үз участогы чикләрендә генә эшләячәк һәм гомуми файдаланудагы юллларга чыкмаячак таләпчән булмаган сатып алучылар өчен мондый вариант кулай. Бу очракта ЮХИДИ яки Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәткәрен очрату мөмкинлеге нульгә төшә, шуңа күрә үзйөрешле машина паспортына акча сарыф итәргә кирәкми. Үзйөрешле машиналарны яки тракторларны бары тик җитештерүче паспорты белән генә сатып алырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев