Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Үзара салым программасының нәтиҗәлелеге эштә исбатланган

Трудолюбово авыл җирлеге башлыгы хисап чыгышын махсус хәрби операция бурычларын үтәүче якташларына рәхмәт сүзләре белән ачты

Бүгенге көндә анда тугыз трудолюбоволы катнаша.

– Сугышчыларыбызның гаиләләре махсус хәрби операция башланганнан бирле аерым игътибар үзәгендә. Аларның барлык проблемаларын беренче чиратта хәл итәргә тырышабыз, – диде авыл җирлеге башлыгы Светлана Тарасова. – Киңәйтелгән утырыш трибунасыннан хәрби операция зонасына мобилизацияләнгән якташларга гуманитар ярдәм җыю акцияләрендә күрсәткән ярдәмегез, мәрхәмәтлелек һәм шәфкатьлелек өчен рәхмәт сүзләрен бүген җирлек составына кергән барлык сигез авыл һәм поселок халкына әйтәсем килә.

Торак пункт территориясендә 508 кеше яши. 2023 елда туу факты теркәлмәгән, биш кеше вафат булган.

Халыкның тормышын авыл хуҗалыгы җитештерүеннән башка күз алдына да китерү мөмкин түгел. Дәүләт ярдәме программалары буенча шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручылар 255 700 мең сум субсидия алган. Торак пункт территориясендә сөт җыюны ике шәхси эшмәкәр башкара һәм сатып алынган продукция өчен алар вакытында исәп-хисап ясый.

«Молко» ҖЧҖ агрофирмасы һәм «Аксу Агро» агрофирмасы инвесторлары пай җирләре өчен ашлык һәм акча белән исәп-хисап ясаганнар.

Хисап чорында үзара салым акчалары урамнарга вак таш салуга, су башнялары өчен насослар сатып алуга һәм урнаштыруга, Трудолюбово һәм III Интернационал торак пунктларында урамнарны яктыртуга, Трудолюбовода суүткәргеч челтәрен өлешчә ремонтлауга, кышын юлларны карап тотуга юнәлтелгән. Шулай ук һәйкәлләр һәм зиратлар тирәсендәге территорияне төзекләндерү буенча да эшләр алып барылган.

Торак пунктта халыкны су белән тәэмин итү мөһим мәсьәлә булып тора. Яңа су башнясын урнаштыру торак пунктны су белән тәэмин итү сыйфатын яхшыртырга, су басымын арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Башняны 2024 елның июлендә гражданнарның үзара салым акчасына урнаштыру планлаштырыла.

– Моның өчен 2024 елда үзара салым акчасын йөз процент җыярга кирәк, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

2024 елга билгеләнгән мөһим бурычлар: торак пунктлар урамнарын төзекләндерүне дәвам итү өчен вак таш сатып алу, кышкы чорда юлларны карап тоту, җәйге чорда территориядә үләннәрне чаптыру, торак пунктлар чикләрендә халыкны су белән тәэмин итүне оештыру, Трудолюбово авылында яңа су башнясы урнаштыру, Республика программасы буенча Трудолюбово авылында ФАПны капиталь ремонтлау, Культура һәм Интернационал поселокларында урамнарны яктырту – 12 лампа урнаштыру һәм 700 метр кабель сузу планлаштырыла.

Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җирлек эшчәнлегенә уңай бәя бирде һәм үзара салым программасы гамәлдә булганда аңардан тулысынча файдаланырга чакырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев